+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
14 март 2021, 23:06

Китап иң яхшы бүләк булган һәм шулай булачак та

Үзәк район балалар китапханәсе “Китаплар бүләк итегез” V гомумрусия акциясендә катнаштыИшемгуловлар гаиләсе китапханәгә төсле күп китаплар бүләк иттеАкцияне Республика дәүләт балалар китапханәсе белән балаларны китап укуга җәлеп итү буенча “Китап укучылар үстерәбез” мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре Ассоциациясе оештыра. Акциянең төп идеясе – китап иң яхшы бүләк булган һәм шулай булачак икәнен искә төшерү. Һәм бу бүләкне көтеп алалар! Кызыклы, матур һәм яңа китап уку – һәр бала өчен дә зур шатлык.

Үзәк район балалар китапханәсе “Китаплар бүләк итегез” V гомумрусия акциясендә катнашты
Ишемгуловлар гаиләсе китапханәгә төсле күп китаплар бүләк итте
Акцияне Республика дәүләт балалар китапханәсе белән балаларны китап укуга җәлеп итү буенча “Китап укучылар үстерәбез” мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре Ассоциациясе оештыра. Акциянең төп идеясе – китап иң яхшы бүләк булган һәм шулай булачак икәнен искә төшерү. Һәм бу бүләкне көтеп алалар! Кызыклы, матур һәм яңа китап уку – һәр бала өчен дә зур шатлык.
Хезмәткәрләребез, актив китап укучыларыбыз, укытучылар, Шаран авылы мәктәп укучылары район балалар китапханәсенә бүләккә кызыклы китаплар бүләк иттеләр.
1 санлы Шаран мәктәбеннән 4 “в” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Г. А. Әсманова) акциянең беренче катнашучылары булдылар. Әлеге акциядә 1 санлы Шаран мәктәбе 6 “б” сыйныфыннан Рената Каюмова әти-әниләре белән бергә һәр елны катнаша. Фидан һәм Зөлфия Ишемгуловлар гаиләсе китапханәгә төсле12 китап бүләк итте.
Гомумрусия акциясенә 1 санлы Шаран мәктәбенең 3 “г” сыйныф укучылары да кушылды. Әти-әниләре һәм сыйныф җитәкчеләре Л. В. Васильева белән бергә бүләккә яңа китаплар бирделәр. Шушы ук мәктәпнең 5 “г” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Г. В. Шәрипова) 8 китап бүләк итте.
Акциягә шулай ук 1 санлы Шаран мәктәбеннән 1 “г” (сыйныф җитәкчесе Л. Т. Латыйпова), 3 “в” (сыйныф җитәкчесе Р. Р. Мәхмүтова), 3 “а” (сыйныф җитәкчесе Р. Х. Моратова), 2 “б” (сыйныф җитәкчесе Р. А. Ситдыйкова), 1 “в” (сыйныф җитәкчесе А. Р. Нуретдинова) сыйныфлары да кушылды.
Китаплар бүләк итү акциясендә 2 санлы Шаран мәктәбеннән 1 “а” сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Г. М. Әхмәтова) катнашты. Шаран авылында яшәүче Артем һәм Регина Сидоровлар гаиләсе дә китаплар бүләк итте.
Акциядә барлыгы 120 китап бүләк иттеләр. Бүләк ителгән әдәбият китапханә фондын тулыландырыр. Әлеге китаплар үз укучыларын табырлар, дип уйлыйбыз. Без, балалар китапханәсе хезмәткәрләре, “Китаплар бүләк итегез” хәйрия акциясенә битараф калмыйча, яшь китап укучыларыбызга шатлык бүләк итүчеләргә зур рәхмәт белдерәбез.
Л. АГАПИТОВА, үзәк район балалар китапханәсе мөдире.
Читайте нас: