+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
15 март 2021, 00:04

Ике йөрәк – бер мәхәббәт

Иске Теләүле авылында яшәүче ирле-хатынлы Риф һәм Ханә Галиуллиннар алтын юбилейларын – бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләрИке йөрәкнең бергә кавышуына ярты гасыр вакыт үтте. Алар биргән вәгъдәләренә тугры калганнар, авырлыклар һәм проблемалардан сынмаганнар-сыгылмаганнар, ә бер-берсенә тагын да якынайганнар гына!

Иске Теләүле авылында яшәүче ирле-хатынлы Риф һәм Ханә Галиуллиннар алтын юбилейларын – бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр
Ике йөрәкнең бергә кавышуына ярты гасыр вакыт үтте. Алар биргән вәгъдәләренә тугры калганнар, авырлыклар һәм проблемалардан сынмаганнар-сыгылмаганнар, ә бер-берсенә тагын да якынайганнар гына!
Риф Нигъмәтулла улы 1940 елның 25 ноябрендә Иске Тамьян авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый, аннары армиягә алалар. Хезмәт итеп, туган колхозына әйләнеп кайта, механизатор булып эшли башлый. Техник ветеринар белгечлеге алып, алты ел Дмитриева Поляна совхозы Шаран бүлекчәсендә эшли. Яшь белгечне Калинин исемендәге туган колхозына эшкә чакыралар, монда ул ветеринария хезмәтен җитәкли. Ул чакларда мөгезле эре терлек, сарык фермалары, дуңгызчылык комплексы була, шуңа карамастан, ветеринария хезмәткәрләре инфекция авырулары таралуга юл куймыйлар, барлык профилактикалау эшләрен вакытында үтиләр. Ял һәм бәйрәм көннәрсез, көндезен дә, төнлә дә эшләргә туры килә.
“Калинин исемендәге колхоз узган гасырның җитмешенче елларында иң яхшылар исәбендә булды”, - дип искә ала ул, горурланып. Пенсиягә чыкканчыга кадәр 20 елдан артык Р. Н. Галиуллин район хәзерләүчеләр конторасында эшли. Җиткерелгән планнарны арттырып үтәгән өчен ул җитәкчелек тарафыннан берничә тапкыр мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1982 елда аңа яңа “ВАЗ-2105” машинасы бирәләр. Ул елларда автомобиль сатып алу мөмкинлеге булмый диярлек, мөмкинлегең булса да, автомобильләр катгый чират буенча гына бирелә. Риф Нигъмәтулла улы өчен бу зур бүләк була.
Ә Риф Нигъмәтулла улының тормыш иптәше Ханә Хәсән кызы – күрше Яңа Тамьян авылыннан. Ул озак еллар буе Кыр Теләүле мәктәбендә биология һәм химия укытучысы булып эшли, бөтен гомерен үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшенә багышлый.
Галиуллиннарның зур йортлары бар, тәрәзә төпләре матур гөлләргә күмелгән. Иртә яздан алып көзгә кадәр алар бакчада эшлиләр. Бакчаларында алмагачлар, карлыган, сырганак агачлары мул уңыш бирә.
Ирле-хатынлы Галиуллиннар уллары Рөстәмне тәрбияләп үстерәләр. Ул урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт аграр университетының авыл хуҗалыгын механизацияләү һәм электрофикацияләү факультетында укый. Университетны уңышлы тәмамлагач аспирантурада белем ала, “Тракторлар һәм автомобильләр” кафедрасында асситент булып эшли. 2002 елда кандидатлык диссертациясен яклый, ә 2009 елда – 35 яшендә – техник фәннәр докторы була. Без үзебезнең якташыбыз белән горулана алабыз!
Хәзерге вакытта Рөстәм Риф улы – техник фәннәр докторы, әлеге университетта “Электр тәэмин итү” кафедрасы мөдире. Хатыны белән бергә кызларын тәрбиялиләр. Әти-әни өчен бәхет һәм горурлык түгелмени бу!
Никахта яшәүче юбилярларны Шаран районы муниципаль район хакимияте башлыгы Ф. Ә Ишемгулов һәм Базгыя авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Т. Ә. Закиров алтын туйлары белән котладылар. Фидан Әлфир улы юбилярларга котлау хаты һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировтан кыйммәтле бүләк тапшырды.
Хөрмәтле Риф абый һәм Ханә апа! Сез – лаеклы үрнәк, без сезнең белән горурланабыз һәм бер-берегезгә булган җылы хисләрегез югалмасын иде, дигән теләктә калабыз. Йөрәкләрегез бергә типсен, сәламәтлегегез ныклы, ә игътибарлы, хәстәрлекле улыгыз һәм киленегез, оныгыгыз һәм туганнарыгыз һәрчак янәшәгездә булсын!
Римма ГАЛЛӘМОВА. Иске Теләүле авылы.
Ирле-хатынлы Галиуллиннар Ф. Ә. Ишемгулов һәм Т. Ә. Закиров белән.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: