+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
15 март 2021, 01:00

Татарча күп белүчеләр ярышты

Шаран районы татарлар конгрессы һәр елны Халыкара туган телләр көне алдыннан “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә кушылаБыел бу чара Наратасты мәктәбендә үтте. Ул Һәрвакыттагыча Г. Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган татар халык гимны белән башланды. Район татарлар конгрессы җитәкчесе З. З. Сәләхов чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Шаран районы татарлар конгрессы һәр елны Халыкара туган телләр көне алдыннан “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә кушыла
Быел бу чара Наратасты мәктәбендә үтте. Ул Һәрвакыттагыча Г. Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган татар халык гимны белән башланды. Район татарлар конгрессы җитәкчесе З. З. Сәләхов чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Аннары Наратасты һәм И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе командалары арасында “Аңла мине” уены үткәрелде. Зәбир Зыязетдин улы уенны үзенчәлекле итеп алып барды. Ул командаларга төрле-төрле сораулар яудырды. Алар татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларына, милли бәйрәмнәренә, бөек шагыйрьләрнең тормыш юлы, иҗатына багышланган иде. Укучылар югалып калмадылар, җавапларны бик тиз таптылар. Һәр ике команда да уңганлыкларын, тапкырлыкларын, татарча яхшы сөйләшә белүләрен күрсәттеләр. Конкурс биремнәре арасында Миләүшә Солтанова, Айгөл Сәхапова, Ралинә Әделгәрәева матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйгедә катнашучылар татарча матур итеп сөйләшә белгәннәре өчен Татарлар конгрессы район башкарма комитетыннан китаплар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Командаларны уенга татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г. М. Ишмиева (Наратасты мәктәбе) һәм С. Ф. Сафина (И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе) әзерләде.
Чараның икенче өлешендә сүз район татарлар Конгрессының татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буында туган татар теленә мәхәббәт уяту буенча максатлары һәм бурычлары турында барды. Ф. З. Вәлиев үзенең “Югалтмыйк телебезне!” шигырен укыды. Хәзерге вакытта Америкада яшәүче Ямадыбаш авылы егете Айнур Арыслановның Халыкара туган телләр көненә багышланган видеосәламен тыңладык. Аның күп еллар буе чит илдә яшәп тә туган телен онытмыйча, татар теленә мәхәббәтен саклавы, татар теленең матур, моңлы, ягымлы икәнен белдерүе, кайда гына яшәсәк тә, милләтебезне сакларга, якларга өндәве безне чиксез дулкынландырды, халкыбыз өчен горурлык хисләре уятты. Хәзер бу видеоролик интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә бик еш күренә, аны һәркем карый ала.
Татарлар конгрессы район башкарма комитеты әгъзалары фикер алыштылар, көнүзәк темаларны тикшерделәр.
Командаларны уенга әзерләгәннәре өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, кунакчыл кабул иткәннәре өчен Наратасты мәктәбе директоры И. Н. Күчмөхәммәтовка, мәктәп коллективына һәм телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш керткән өчен татарлар Конгрессы район башкарма комитеты рәисе З. З. Сәләховка рәхмәт белдерәбез.
Г. ЗАҺИДУЛЛИНА, Татарлар конгрессы район башкарма комитеты әгъзасы.
Уенда катнашучылар.
Чарадан күренеш.
Читайте нас: