+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
15 март 2021, 00:55

Тырыш хезмәтчән, бәхетле әни

Сакты авылында яшәүче Минылбикә Солтанова 80 яшен билгеләде һәм һәр яңа туган көнгә шатланып яши80 яшь... Бу күпме яки азмы? Шушы яшькә җиткән кешеләрнең күбесе үзләрен бәхетле дип саныйлардыр, мөгаен. Алар күп сынаулар кичергән, тормыш юлында күпне күрергә туры килгән. Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авыр еллар, ачлык, катлаулы 90нчы еллар – онык-оныкчыкларына сөйлисе нәрсәләре күп аларның. Әмма, шунысы сокландыра, алар беркайчан да төшенкелеккә бирелмиләр, нинди генә шартларда да күзләрендә очкын сүнми. Алар тормышка сөенәләр!

Сакты авылында яшәүче Минылбикә Солтанова 80 яшен билгеләде һәм һәр яңа туган көнгә шатланып яши
80 яшь... Бу күпме яки азмы? Шушы яшькә җиткән кешеләрнең күбесе үзләрен бәхетле дип саныйлардыр, мөгаен. Алар күп сынаулар кичергән, тормыш юлында күпне күрергә туры килгән. Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авыр еллар, ачлык, катлаулы 90нчы еллар – онык-оныкчыкларына сөйлисе нәрсәләре күп аларның. Әмма, шунысы сокландыра, алар беркайчан да төшенкелеккә бирелмиләр, нинди генә шартларда да күзләрендә очкын сүнми. Алар тормышка сөенәләр!
Әлеге язмабызда әниебез Минылбикә Сатлыкай кызы Солтанова (Илгуҗина) турында сөйлибез. Әни 1941 елның 11 мартында Яңа Кенәз авылында икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе фронтка киткәндә аңа нибары 4 ай була һәм ул кире әйләнеп кайта алмый, 1943 елның 10 июлендә яуда һәлак була. Ореховск өлкәсе Мостичек авылында туганнар каберлегендә җирләнә.
“Сугыш елларында берәүгә дә җиңел булмады”, дип сөйли әни, үзенең бала чагын искә алып. Дәү әниебез сугыш елларында ике кызын ялгызы тәрбияләп үстерә.
Вакыт үтә... Сугыш тәмамлана. Әни һәм аның апасы үсеп җитәләр һәм яхшы ярдәмчеләр булалар. Мәктәпкә йөриләр, өй эшләрендә дәү әнигә кулларыннан килгән кадәр ярдәм итәләр.
Әнинең эш сөючән булуын белеп, аны Сакты егете Сәхибгәрәй Солтановка кияүгә бирәләр, ул музыкага сәләтле, оста гармунчы була. Ул чакларда бер генә кичә дә аннан башка үтми. Үз көчләре белән йорт салып керәләр, алты бала: ике игезєк улларын, дүрт кызларын үстерәләр. Кызганычка каршы, каты авырудан соң әтиебез 53 яшендә якты дөньяны калдырып китә. Әни гомере буена бозау караучы, савымчы булып эшли, аннары Красно Поляна совхозында төрле эшләрдә хезмәт куя, 1991 елда лаеклы ялга чыга. Хезмәттәге уңышлары өчен мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, Ана даны медаленә ия. Әти-әни шатлыгына балалар хезмәт сөючән, ярдәмчел булып үсеп җитәләр, барысы да үз гаиләләрен коралар. Олы кызлары Маргарита гаиләсе белән Туймазы шәһәрендә яши. Алар ике кызларын - Елена белән Ксенияне тәрбияләп үстерделәр. Маргарита хезмәт эшчәнлегенең соңгы 26 елында Туймазы май заводында эшләп, лаеклы ялга чыкты. Уллары Владислав белән Святослав Томск өлкәсе Стрежевой шәһәрендә яшиләр һәм шофер булып эшлиләр. Владиславның Алена исемле кызы, Святославның улы Андрей һәм кызы Кристина бар. Кызлары Нина, Лилия һәм Наталья үз гаиләләрен корып туган авылларында төпләнделәр. Кызы Нина Сакты мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Ире белән бергә кызлары Юлияне һәм уллары Денисны тәрбияләп үстерделәр. Лилия Сакты авылы “Березка” балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. Алар кызлары Диананы һәм уллары Максимны тәрбияләп үстерделәр. Кече кызлары Наталья әни белән бергә яши, Сакты авылы “Березка” балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли, кызлары Арина һәм Полинаны тәрбияли. Әнинең зур оныкларының барысы да мәктәп тәмамладылар, югары белем алдылар, һәркайсы тормышта үз юлын тапты һәм инде үз гаиләләре дә бар.
Әниебез бик тырыш, һәм безне, балаларын да хезмәткә, туган җиргә мәхәббәттә тәрбияләде. Ул бүген дә эшсез утырмый. Җәй көннәрендә бакчада эшли, төпчек кызына хуҗалык эшләрендә ярдәм итә. Ә кышкы озын кичләрдә, өлкән яшьтә булуына карамастан, бәйләм бәйли, барлык туганнарны җылы оекбашлары һәм бияләйләре белән шатландыра.
Гомер сизелми дә үтә. Әниебезгә 80 яшь тулды. Ул бәхетле ана, бай дәү әни һәм карт әби. Ана бәхете өчен күп кирәкме соң? Иң мөһиме – балалары гаиләләрендә тынычлык һәм татулык, оныкчыкларының шатланып көлүе һәм зур оныкларының матур тормышлары. Аны 11 оныгы, 10 оныкчыгы сөендерә. Яшь чагында аңа тормыш юлында күп сынаулар кичерергә туры килә, аның каравы картлыгы бәхетле. Ул якыннарының җылысы һәм хәстәрлегендә гомер кичерә. Балалары, оныкларының мәхәббәте һәм игътибары аның гомерен озынайта. Аңа барысы өчен дә: безгә гомер бүләк иткәне, мәхәббәте, назы һәм безне кайгыртулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәм чын йөрәктән туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек телибез. Әниебез безне шатландырып озак яшәсен!
Балалары МАРГАРИТА, СВЯТОСЛАВ, ВЛАДИСЛАВ, НИНА, ЛИЛИЯ, НАТАЛЬЯ.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
М. Солтанова балалары белән.
Читайте нас: