+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
16 март 2021, 09:13

Язгы чәчүгә әзерлек ничек?

Быел чәчү мәйданнары тагын да артачак.Башкортстанда быел язгы кыр эшләренә якынча 16,5 миллиард сум кирәк, бу узган елгы күрсәткечтән 11,6 процентка югарырак. Бу хакта төбәк авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов Кыйгы районында зона агрономия конференциясендә хәбәр итте. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Быел чәчү мәйданнары тагын да артачак.

Башкортстанда быел язгы кыр эшләренә якынча 16,5 миллиард сум кирәк, бу узган елгы күрсәткечтән 11,6 процентка югарырак. Бу хакта төбәк авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов Кыйгы районында зона агрономия конференциясендә хәбәр итте.

Бөртекле культураларның чәчү мәйданы 2,9 миллион гектар булырга тиеш, бу 2020 ел белән чагыштырганда 40 мең гектарга күбрәк. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,79 миллион гектар мәйданда чәчеләчәк. Моннан тыш, шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчү планлаштырыла. Язгы чәчүне уздыруга чыгымнар үсешенең төп сәбәпләре арасында Нуриәхмәтов минераль ашламалар, авыл хуҗалыгы техникасын һәм ягулык-майлау материалларын ремонтлау өчен запас частьләр бәясенең артуын атады.

2021 елда Башкортстанда язгы чәчү кампаниясен финанслауның төп чыганагы булып кыска сроклы ташламалы кредитлар торачак. Аларның гомум күләме 50 проценттан артачак һәм 8,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, дип ачыклык кертте министр урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында әлеге тармак берничә елда күзгә күренеп үсәргә тиешлеген белдергән иде.

Фото: bashinform.ru
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: