+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
17 март 2021, 09:43

Хөкүмәттә төбәк проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Башкортстан Хөкүмәте утырышында аның беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов төбәк проектларын тормышка ашыру мониторингының башлангыч нәтиҗәләре, шулай ук «Алга» махсус икътисади зонасын үстерү өчен инфраструктура булдыру буенча үткәрелүче эш турында сөйләде. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Премьер-министр Андрей Назаров үткәргән Башкортстан Хөкүмәте утырышында аның беренче урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов төбәк проектларын тормышка ашыру мониторингының башлангыч нәтиҗәләре, шулай ук «Алга» махсус икътисади зонасын үстерү өчен инфраструктура булдыру буенча үткәрелүче эш турында сөйләде.

Үз докладының беренче өлешендә Илшат Таҗетдинов төбәктә региональ проектлар чараларына бүлеп бирелгән бюджет акчаларының кассалы үтәлеше, шулай ук гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында объектларның контракт процессларын һәм төзелеш әзерлеген контрольдә тоту өчен эшләнгән юл карталарын үтәү барышы турында мәгълүмат бирде. Агымдагы 45 проектны гамәлгә ашыруга 26,2 миллиард сумнан артык акча каралган, шуларның 18,1 миллиард сумнан артыгы - федераль акчалар.

- Бюджет чараларын касса рәвешендә үтәүне, төбәк проектларын гамәлгә ашырудагы хәвеф-хәтәрләр белән идарә итүне планлаштыру, шулай ук иҗтимагый әһәмиятле барлык планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне тәэмин итү максатларында Хөкүмәтнең төбәк проект офисы тарафыннан узган елдан ук бюджет чараларын касса аша үзләштерү фаразын үтәү процесслары мониторингы, муниципаль берәмлекләр хакимиятләре белән финанс килешүләре төзү, проектларны гамәлгә ашыру кысаларында кертеләчәк капиталь төзелеш объектларының төзелеш әзерлеге һәм җиһазландырылуы, шулай ук контрактларны төзү һәм үтәү максатында оештырылды, - дип хәбәр итте Илшат Таҗетдинов.

Кабул ителгән системалы чаралар республикага узган елгы темпларны касса үзләштерү буенча бераз узып китәргә мөмкинлек бирә. Әгәр үткән елның 19 мартына касса үтәлеше нибары 1,6 миллиард сум тәшкил итсә, агымдагы елның 11 мартына инде 1,7 миллиард сумнан артык үзләштерелгән.

Икенче өлештә Илшат Тажитдинов Ишембай һәм Стәрлетамак районнары территорияләрендәге «Алга» махсус икътисади зонасын төзүне һәм эшләвен тәэмин итү буенча тиешле «юл картасы» (челтәр графигы) тормышка ашырылуы турында сөйләде. Республика Хөкүмәте өстенлекле контроль нокталарның үтәлеше һәм якындагы перспективага куелган бурычлар турында мәгълүмат бирде.

Чыгышының ахырында Илшат Таҗетдинов республика башкарма власть органнары эшчәнлегенә кабул ителә торган карарларның оперативлыгын һәм нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүче планлаштыру принципларын тулысынча гамәлгә кертү өчен проектлар белән идарә итү процессларын автоматлаштыру буенча уздырыла торган эш турында хәбәр итте.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас: