+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
19 март 2021, 09:27

ФАПтан да, фельдшердан да уңдылар

Гафури районының Усман авылында яңа модульле ФАП ачылуга бик аз гына вакыт узды.Шушы вакыт эчендә фельдшер-акушерлык пункты, чын мәгънәсендә тулы кыйммәтле медицина учреждениесенә әйләнде, анда һәр көн ярдәм сорап кешеләр килә. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Гафури районының Усман авылында яңа модульле ФАП ачылуга бик аз гына вакыт узды.
Шушы вакыт эчендә фельдшер-акушерлык пункты, чын мәгънәсендә тулы кыйммәтле медицина учреждениесенә әйләнде, анда һәр көн ярдәм сорап кешеләр килә.
ФАП мөдире фельдшер Әхәт Заһидуллинның барысы да үз урынында, барысы да кул астында. ФАПта бик күп яңа җиһазлар барлыкка килде. Алар кулланыла, даими эштә.
"Без барыбыз да ФАПның үзәктә торуына бик шат, һәркемгә дә уңайлы. Анда чиста, җылы. Фельдшерыбыз бик әйбәт, игътибарлы. Барысы да сөйләячәк, табибның нинди дарулар язуын аңлатачак. Беренче шалтырату буенча килеп җитәчәк", - ди кан басымын үлчәтеп, күзләренә дару салдырып чыккан пенсионер Нәсиха Сәйфулла кызы.
Яңа ФАП та, аның мөдире дә авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен үз өлешен кертә.
Фото: Лариса Дәүләтшина

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: