Уфаның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсе базасында урнашкан республика кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәгенә 8 миллион сумнан артык бәягә 3 ясалма сулыш алдыру аппаратлары кайтты.
Яңа корылма "Сәламәтлек" милли проекты буенча республикада тормышка ашырылучы йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш төбәк программасына ярашлы кайтарылды.