+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
24 март 2021, 09:15

Урманнарны саклау - изге бурычыбыз

Башкортстанга быел беренче тапкыр урман янгыннары техникасы партиясе килде, дип хәбәр иттеләр республика Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.Урман янгыннарын сүндерү комплексын республика “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган урманнарны саклау буенча төбәк проекты ярдәмендә алды. Бу гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанга быел беренче тапкыр урман янгыннары техникасы партиясе килде, дип хәбәр иттеләр республика Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Урман янгыннарын сүндерү комплексын республика “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган урманнарны саклау буенча төбәк проекты ярдәмендә алды. Бу гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән.

Махсус техниканың яңа партиясе Башкортстанның Урман янгыннары хәвефсезлеге үзәге карамагына керде.

“Урман янгыннарын сүндерү техникасын яңарту, һичшиксез, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча барлык чараларны төгәл һәм вакытында үтәргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде республика Урман янгыннары хәвефсезлеге үзәге җитәкчесе Айрат Йосыпов.

Быел Башкортстанда “Урманнарны саклау” проектын гамәлгә ашыруга 162 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла. Шуның 37 миллион сумы урманнарны янгыннан саклау чаралары комплексын уздыру өчен кирәкле махсус техника һәм җайланмалар белән тәэмин итүгә тотылачак.

Фото: fotoload.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Читайте нас: