+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
19 апрель 2021, 09:13

Зилем елгасы туристларны көтә

Башкортстанда Зилим елгасы буенча туристик йөзүләр оештыралар. Икенче атнада елга буйлап йөзүләр башланачак, дип хәбәр итәләр Башкортстан Республикасының Экология министрлыгыннан. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда Зилим елгасы буенча туристик йөзүләр оештыралар. Икенче атнада елга буйлап йөзүләр башланачак, дип хәбәр итәләр Башкортстан Республикасының Экология министрлыгыннан.
“Зилим” табигый паркы җитәкчесе Азамат Ибатуллин сөйләвенчә, бу территория республикада яшәүчеләр һәм килгән кунаклар арасында аеруча популяр икән. Быел көненә 500ләп турист килер дип көтелә. Шул ук вакытта хәвефсезлек кагыйдәләрен саклау турында искә төшерәләр.
Ташкын вакытында тәҗрибәсе булмаганнарга һәм махсус киемнәрсез йөзү тыела. Йөзер алдыннан мотлак рәвештә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында теркәлергә һәм “Зилим” табигый паркы җитәкчеләрен кисәтергә кирәк. Моның өчен http://dooptrb.ru сайтына кереп билет алырга кирәк. Моны алдан хәстәрләргә кирәк, чөнки парк территориясендә бәйләнеш һәм элемтә юк.
“Зилим” табигый паркы “Башкортстан Республикасында аеруча сакланучы табигый территорияләр булдырып биологик төрлелекне саклау” төбәк программасына ярашлы оештырылды.
Чыганак: Министерство природопользования и экологии Республики Башкортостан
Читайте нас: