+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
26 апрель 2021, 09:12

“Русия лидерлары” бәйгегә чакыра

Идарәчеләрнең IV “Русия лидерлары” бәйгеcенә 1300 гариза бирелгән. Бәйге — “Русия — мөмкинлекләр иле” президент платформасы проекты. Башкортстан Идарәчеләрнең IV “Русия лидерлары” бәйгесенә гаризалар бирү активлыгы буенча Русиянең ТОП-20 төбәге арасына керде. Ул бөтенрусия рейтингында 11нче урынны алды. Бәйгедә катнашу өчен бүген 100 меңнән артык гариза килгән. Гариза бирү кампаниясе тәмамлануга 5 көн калды. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Идарәчеләрнең IV “Русия лидерлары” бәйгеcенә 1300 гариза бирелгән. Бәйге — “Русия — мөмкинлекләр иле” президент платформасы проекты. Башкортстан Идарәчеләрнең IV “Русия лидерлары” бәйгесенә гаризалар бирү активлыгы буенча Русиянең ТОП-20 төбәге арасына керде. Ул бөтенрусия рейтингында 11нче урынны алды. Бәйгедә катнашу өчен бүген 100 меңнән артык гариза килгән. Гариза бирү кампаниясе тәмамлануга 5 көн калды.
Быелгы сезонның төп аермасы —яңа треклар. Былтыр старт алган “Фән”, “Сәламәтлек саклау” специализацияләренә өстәп “Бизнес һәм сәнәгать”, “Дәүләт идарәсе”, “Мәдәният”, “Мәгълүмат технологияләре” треклары старт алды. 8 апрельдә “Студентлар” трекы өстәлде. Бәйге биременең бу өлешендә идарә итү тәҗрибәсе булмаганнар катнаша. Русиядә яшәп эшләргә теләүче чит ил гражданнары өчен 14 апрельдән “Халыкара” трек старт алды.
Идел буе федераль округында “Русия лидерлары” бәйгесендә катнашуга гариза бирү буенча Нижегород өлкәсе (1578 гариза), Татарстан Республикасы (1573 гариза), Самара өлкәсе (1505), Башкортстан Республикасы (1300) һәм Пермь крае (923) лидерлар. Ә гомум ил буенча алганда, гаризалар бирү саны буенча Мәскәү беренче (бүгенге көнгә 12 407 гариза), Санкт Петербург —икенче (5116), Мәскәү өлкәсе (4167) өченче урында.
Бәйге җиңүчеләре миллион сум күләмендә белем гранты белән бүләкләнәчәк һәм Русиянең алдынгы идарәчеләре арасыннан остаз белән эшләү мөмкинлегенә ия булачак.
Бәйге оештырылган өч ел эчендә 270тән артык “Русия лидеры” югары вазифага тәгаенләнгән. Алты җиңүче — федераль министрлар урынбасарлары, ике катнашучы — төбәк башлыгы, дүртесе шәһәр башлыгы вазифаларына ия булган. Моннан тыш, бәйгедә катнашучылар дәвахәнә баш табибы, вуз ректоры һәм проректоры, губернатор урынбасары, төбәк министрлыклары һәм департаментлары җитәкчеләре, эре компанияләр топ-менеджерлары вазифаларына билгеләнгәннәр.
Бәйгедә катнашу өчен “Лидеры России.рф.” сайтында теркәлергә кирәк.
Читайте нас: