-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
23 июль 2021, 00:47

Беренче урынга чыкканбыз

2021 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча, ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча Русия субъектлары рейтингында Башкортстан җиденче урыннан беренчегә күтәрелде.     #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Беренче урынга чыкканбыз
Беренче урынга чыкканбыз

Илнең 45 төбәге арасында безнең республика иң яхшысы дип танылды.

2021 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча, ил башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча Русия субъектлары рейтингында Башкортстан җиденче урыннан беренчегә күтәрелде.

Проектның максаты - предприятиеләрне идарә итү һәм оештыру чаралары ярдәмендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм барлык процессларны оптимальләштерергә өйрәтү.

Илнең 45 төбәге арасында безнең республикаиң яхшысы дип танылды. Рейтингта предприятиеләрнең сакчыл җитештерү инструментларын кертү һәм үстерү буенча проектларны гамәлгә ашырудан канәгать калу да исәпкә алына.

Без инде 51 җитештерү агымын оптимальләштердек, аларда хезмәт җитештерүчәнлеге 5тән 30% ка кадәр арткан, 1,4 меңнән артык хезмәткәрне lean-инструментлары белән эшләргә өйрәттек.

Милли проектта Башкортстанның 113 предприятиесе катнаша. Алар арасында "Башкортстаннефтезаводстрой", "Туймазы автобетоновозлар заводы", "Искож" заводы, "Белзан", "Синтез-каучук та бар".

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Беренче урынга чыкканбыз
Беренче урынга чыкканбыз
Автор:
Читайте нас: