+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
27 июль 2021, 09:47

Агыйделгә балыклар җибәрелгән

Шушы көннәрдә республиканың иң эре предприятиеләренең берсе ПОЛИЭФ Агыйдел елгасына 10 мең чөгә балыгы җибәргән. Балык тоту урыннары Русия балыкчылыгының Урта Идел территориаль идарәсе тарафыннан билгеләнгән, һәм биологик су ресурсларына дәүләт контролеге, күзәтчелеге һәм аларны саклауның төбәк бүлекләре белән килешү төзелгән.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Агыйделгә балыклар җибәрелгән
Агыйделгә балыклар җибәрелгән

ПОЛИЭФ предприятиесе  алтынчы ел рәттән экологик акциядә катнаша.  

Шушы көннәрдә республиканың иң эре предприятиеләренең берсе ПОЛИЭФ Агыйдел елгасына 10 мең чөгә балыгы җибәргән. Балык тоту урыннары Русия балыкчылыгының Урта Идел территориаль идарәсе тарафыннан билгеләнгән, һәм биологик су ресурсларына дәүләт контролеге, күзәтчелеге һәм аларны саклауның төбәк бүлекләре белән килешү төзелгән.

Чөгә балыкларын махсус җиһазландырылган контейнерларда китергәннәр: аларда тиешле температуралар саклана, су махсус фильтрлар аша уза һәм балык юлда һәлак булмасын өчен, кислород белән баетыла. Һәр чөгәнең авырлыгы 3 граммнан да ким түгел.

Русия сулыкларына ясалма балыкларр җибәрү эшчәнлеге компаниянең тирә-як мохитне саклау өлкәсендәге стратегик бурычларын тормышка ашыру кысаларында тормышка ашырыла. Ул экология системаларын һәм биологик төрлелекне саклау, табигый ресурсларны тергезү буенча чаралар комплексын үз эченә ала. Бу төбәктә «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты чараларын тормышка ашыруга булышлык итә.

- Республиканың эре предприятиеләренең ел саен экологиягә үз өлешләрен кертүе һәм башка компанияләрне табигатьне саклау буенча акцияләр үткәрүгә этәрүе бик куанычлы күренеш", - дип фикерләре белән уртаклашты Башкортстан Республикасы Экология министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Максим Некрасов.

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Агыйделгә балыклар җибәрелгән
Агыйделгә балыклар җибәрелгән
Автор:
Читайте нас: