+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
27 июль 2021, 09:42

"Гомумдәүләт проектлары - төбәкне үстерүнең локомотивы"

"Бу, асылда, безнең республикада үсеш локомотивы. Һәрхәлдә, социаль өлкәдә. Бездә бюджет акчаларын үзләштерү дәрәҗәсе дә, контрактация дәрәҗәсе дә узган елга караганда югарырак.   #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

"Гомумдәүләт проектлары - төбәкне үстерүнең локомотивы"
"Гомумдәүләт проектлары - төбәкне үстерүнең локомотивы"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров гомумдәүләт проектларын төбәкне үстерүнең локомотивы дип атады.

"Бу, асылда, безнең республикада үсеш локомотивы. Һәрхәлдә, социаль өлкәдә. Бездә бюджет акчаларын үзләштерү дәрәҗәсе дә, контрактация дәрәҗәсе дә узган елга караганда югарырак. Гомумән алганда, эшләр начар бармый. Барлык коллегаларга да зур рәхмәт", - диде Радий Хәбиров, елның беренче яртысында Башкортстанда гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләрен шәрехләп.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда гомумдәүләт проектларын финанслауның суммар күләме быел 27 миллиард сум тәшкил итә. Шуның 18,8 миллиард сумы - федераль, 8,2 миллиард сумы республика бюджетлары акчалары.

Беренче вице-премьер, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов хәбәр иткәнчә, гомумдәүләт проектлары ярдәмендә ел башыннан 1,253 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. 59 меңнән артык гаилә балалар туу буенча айлык түләүләр алган.

Муниципалитетларда өч мәдәният учреждениесенең реновациясе тәмамланган. Барлыгы ел ахырына кадәр 2,460 миллион квадрат метр торак төзү һәм файдалануга кертү планлаштырыла, шул исәптән Уфа, Октябрьский, Нефтекама, Стәрлетамак һәм Салаватта торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру кысаларында инфраструктура һәм юл объектларын төзү һәм реконструкцияләү алып барыла.

Фото: "Башинформ"

 

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

"Гомумдәүләт проектлары - төбәкне үстерүнең локомотивы"
"Гомумдәүләт проектлары - төбәкне үстерүнең локомотивы"
Автор:
Читайте нас: