-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
29 июль 2021, 09:57

Чемпионат югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш!

Уфада “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Русия)" IX илкүләм чемпионатның финалын уздыру турында карар тулысынча кабул ителде. 23 июльдә видеоселектор киңәшмәдә Русия мәгариф министры Сергей Кравцов катнашлыгында чараны оештыру буенча эшче төркем утырышы үтте.     #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Чемпионат югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш!
Чемпионат югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш!

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX чемпионатының финалы Уфада 25-29 августта узачак.

Уфада “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Русия)" IX илкүләм чемпионатның финалын уздыру турында карар тулысынча кабул ителде. 23 июльдә видеоселектор киңәшмәдә Русия мәгариф министры Сергей Кравцов катнашлыгында чараны оештыру буенча эшче төркем утырышы үтте.
 
Чемпионат 25-29 августта узачак, әлеге вакыйгага әзерлек этаплары турында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сөйләде.
“Төп ярыш мәйданчыгында – Яшь профессионаллар паркында павильоннарның конструкцияләрен төзү төгәлләнде. Планлаштырылган җиһазлар сатып алынды. Чемпионаттан соң ул урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә җибәреләчәк. Шулай итеп, колледжларның матди-техник базасы бөтен төбәк буенча 70 процентка яңартылачак”, — диде Андрей Назаров.

Чемпионат финалында конкурсантлар 7 блокка бүленгән 105 һөнәри компетенциядә үз осталыгын күрсәтәчәк: төзелеш һәм төзелеш технологияләре; мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр; иҗат һәм дизайн; җитештерү һәм инженерлык технологияләре; хезмәт күрсәтү өлкәсе; транспорт һәм логистика; мәгариф. Республика командасы 103 компетенция буенча ярышларда катнашачак. Җыелма командада 498 кеше бар — 280 конкурсант һәм 218 эксперт. Ярышларда Русиянең 75 төбәгеннән командалар катнашачак, барлыгы 3000ләп катнашучының килүе көтелә.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов республиканың чемпионатка әзерлеген югары бәяләде, төбәк командасы тарафыннан бик зур эш башкарылуын билгеләп үтте.

"Чемпионатның Уфада югары дәрәҗәдә узачагына ышанам. Әзерлеккә сез бик җитди карадыгыз. Башкарылган эшләрегез өчен рәхмәт. Мин дә чарага килергә җыенам", — диде Сергей Кравцов.

“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) IX чемпионатының финалы Уфада 25-29 августта узачак.

Чара ел саен Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы “Яшь профессионаллар” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

 
Фото: bashinform.ru
 
Чемпионат югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш!
Чемпионат югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш!
Автор:
Читайте нас: