+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
30 июль 2021, 08:59

Башкалага ял урыннары кирәк!

Башкала мэриясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Уфадагы яңа сквер Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы булдырылган «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты ярдәмендә барлыкка киләчәк.     #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкалага ял урыннары кирәк!
Башкалага ял урыннары кирәк!

Башкала мэриясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Уфадагы яңа сквер Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы булдырылган «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты ярдәмендә барлыкка киләчәк.

Уфалылар өчен Рихард Зорге урамындагы яңа ял зонасы мәйданын ике мең квадрат метрдан арттыру күзаллана.

"Сергей Греков төзекләндерү эшләренең һәм кулланыла торган материалларның сыйфатына аерым игътибар бирде, шул ук вакытта графикларның тайпылышсыз үтәлүенә басым ясады. Ул билгеләвенчә, почмак башында — эстетик өлеш, ул заманча дизайн-проектларның соңгы сүзенә җавап бирергә тиеш. Скверның үзәк фигурасы укытучыга багышланган композиция булачак", - дип сөйләделәр мэриянең матбугат хезмәтендә.

Бүген биредә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Эшчеләр тарафыннан җәяүлеләр сукмагы, тротуарлар булдырыла, яңа бордюр ташлары урнаштырыла, шулай ук яктырткычлар, эскәмияләр, чүп савытлары куелачак. Соңгы этап булып скверны яшелләндерү торачак.

Фото: "Башинформ"

 

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкалага ял урыннары кирәк!
Башкалага ял урыннары кирәк!
Автор:
Читайте нас: