-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
9 ноябрь 2021, 11:58

Тирә-юньдәгеләргә яктылык һәм мәхәббәт өләшә

Язмам герое – катлаулы язмышлы гаҗәеп ханым. Хезмәт эшчәнлегенең төрле елларында яхшы җитәкче, игелекле ханым, - әни, тормыш иптәше, дәү әни үзенә җитдилек һәм  таләпчәнлек, ә кайчагында кешелекнең көчле затларына хас кырыслык, шуның өстенә табигатьтән бирелгән нәфислек, ягымлылык һәм игелеклелек кебек сыйфатларны җыйган. Наилә Газнән кызы тормышта үзен акыллы җитәкче, яхшы белгеч, шулай ук актив тормыш позицияле, профессиональ һәм шәхси сыйфатларның тулы спектрына, кешеләр белән эшли белү тәҗрибәсенә ия булган кеше итеп күрсәтә.

Тирә-юньдәгеләргә яктылык һәм мәхәббәт өләшә
Тирә-юньдәгеләргә яктылык һәм мәхәббәт өләшә

Язмам герое – катлаулы язмышлы гаҗәеп ханым. Хезмәт эшчәнлегенең төрле елларында яхшы җитәкче, игелекле ханым, - әни, тормыш иптәше, дәү әни үзенә җитдилек һәм  таләпчәнлек, ә кайчагында кешелекнең көчле затларына хас кырыслык, шуның өстенә табигатьтән бирелгән нәфислек, ягымлылык һәм игелеклелек кебек сыйфатларны җыйган. Наилә Газнән кызы тормышта үзен акыллы җитәкче, яхшы белгеч, шулай ук актив тормыш позицияле, профессиональ һәм шәхси сыйфатларның тулы спектрына, кешеләр белән эшли белү тәҗрибәсенә ия булган кеше итеп күрсәтә. Ул – искиткеч шәхес: ана булу бәхетенә ия хатын-кыз; башкаларның уңышларына һәм җиңүләренә ихлас сөенә белүче гаҗәеп кеше: көчле һәм яхшы җитәкче. Бу уңайдан Рәми Гариповның “Мул җимешен җыя кеше, Кояш сыман алтын акылның, - дигән шигъри юллары күңелгә килә. Кешеләргә кирәкле булу, кешелеклелек – бу сыйфатлар аны гомер юлыннан озатып баралар.

Н. Г. Габдуллина игелекле укытучы һөнәрен тиз генә сайламый һәм педагог әтисе Газнән Тимергали улы Габдуллин эзеннән китә.  Шаран урта мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң Башкорт кооперация техникумының план-икътисад бүлегенә укырга керә. Әлеге уку йортын 1965 елда тәмамлый, юллама буенча Туймазы районы Илчембәт совхозы эшче кооперативында икътисадчы булып эшли. 1966 елның августыннан – Нөрәй мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Бер үк вакытта Башкорт дәүләт педагогия институты филология факультетында читтән торып белем ала. Тормыш иптәше Фәнир Габделхак улы Исхаков та 45 елдан артык гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлый.

1982 елның июнендә Н. Г. Габдуллинаны Нөрәй авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлап куялар. Әлеге вазифада аның оештыру сәләте тагын да ныграк ачыла. Наилә Газнән кызы мәктәптә дә барысына да өлгерә: педагогия коллективында тәҗрибәле укытучыны җитәкче вазифасына билгелиләр. Ул яңа төзелгән Нөрәй мәктәбендә оештыручы булып та, укыту бүлеге мөдире, директор булып та эшли. Яңа мәктәптә проблемалар җитәрлек була. Директор булып эшләгәндә педагогия коллективы белән кыска вакыт эчендә мәктәп яны участогы эшен башлап җибәрәләр, мәктәп ашханәсенә җиһазлар сатып алалар, сыйныф бүлмәләрендә бизәү эшләрен башлыйлар

Яңа мәктәптә һәртөрле эшләр күп булуына карамастан, Наилә Газнән кызы хатын-кызлар советы эшенә нәтиҗәле җитәкчелек итә. Аның барлык әгъзаларын һәртөрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрүгә җәлеп итәргә тырыша, эчкечелек белән мавыгучы һәм балаларына тиешле тәрбия бирмәүче, чын хатын-кыз: өйдә җылылык һәм уңайлык тудыручы яхшы хуҗабикә була белмәүче хатын-кызларны тәнкыйтьләүдән курыкмый. Аңлашыла ки, тәнкыйть яратмаучылар да табыла, әмма Наилә Газнән кызы алкогольгә тартылган берничә хатын-кызга вакытында ярдәм итә алуына бик шат.

Оештыру осталыгы һәм сәләтен, халык белән эшли белүен искә алып, Наилә Газнән кызын Нөрәй авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Әлеге җаваплы һәм мәшәкатьле эштә ул 9 елга якын эшли. Ул чагында авыл Советы рәисенең эше хәзергедән күпкә аерыла: сөт, йон, бәрәңге хәзерләүне катгый таләп итәләр. Шулай ук колхозда эшләргә теләмәгән, ә “шабашкага” киткән “әрәмтамаклар” аркасында югарыгы органнардан күпме шелтә сүзләре ишетергә туры килә. Халыктан җыелмаган йон, сөт, бәрәңгенең һәр центнеры өчен райкомга һәм башкарма комитетка чакырталар. Һәр хәзерләүчегә, сөт җыючыга, ә барыннан да ешрак – 9 авылның һәр кешесенә җәяү барырга туры килә (ул чагында авыл Советы рәисенең машинасы булмый), һәм ул куелган бурычларны үтәүгә ирешә. Авыл Советы рәисе башкача булдыра алмый – шундый кеше инде ул Наилә Газнән кызы. Нөрәй авыл Советы халкы аның кыр станына, һәр фермага килүен, “Сөн” колхозы чөгендер үстерүчеләрен, савымчыларын һәм башка хезмәтчәннәрен җылы сүзләр белән дәртләндерүен әле дә җылы искә ала.

Авыл Советы рәисенең бар нәрсәдә дә эше бар. Н. Г. Габдуллинаның шәхси инициативасы буенча чишмәләрне, коеларны төзекләндерә башлыйлар, зиратларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла. Перспективасыз диелгән Сөнбаш авылында авыл Советы средстволарына хуҗалык ысулы белән фельдшер-акушерлык пункты төзелә, электр белән җылыту системасы кертелә. Депутатлар, җәмәгать оешмалары эшен оста оештыру нәтиҗәсендә 1986 елда Нөрәй авыл Советы хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү буенча республика конкурсында 3 урынны ала.

Бераз вакыттан соң Н. Г. Габдуллинаны Шаран район кулланучылар җәмгыяте рәисенең сәүдә буенча урынбасары итеп күчерәләр. Хезмәт бурычлары буенча ветераннарны хезмәтләндерүгә җитәкчелек итә. Дефицит вакыты, кулланучыларга шикәр, макарон, кондитер изделиеләре һәм башка күп товарлар җитми, һәм, һәрвакыттагыча, Наилә Газнән кызы мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша.

Аны район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе итеп сайлау турында мәсьәлә кузгатылгач, ул бераз икеләнеп риза була. Яңа вазыйфага керешү белән кибет территорияләрен төзекләндерү эшенә тотына, кибет фасадларын бизәүгә акча таба, сатучыларның хезмәтләндерү культурасына зур игътибар бирә. Сатучылар, сәүдә хезмәткәрләре Н. Г. Габдуллинаны таләпчән, шул ук вакытта үзенең хезмәткәрләренә карата кайгыртучан булды, дип искә алалар.

Күгәрчен районында республика семинарында макарон изделиеләре җитештергәннәрен күреп, Наилә Газнән кызы аны  районда чыгара башлау теләге белән яна, ул чагында Уфа макарон фабрикасы да ремонтка ябылган була, шуңа күрә макарон изделиеләре сатуда өзеклекләр булгалый.

Һәм тиздән Шаранда макарон изделиеләре чыгарыла башлый. Кеше эш урынында үзе турында кайгырту тоярга тиеш. Бу аның җитәкчелек девизы була. Кыска вакыт эчендә ерактагы Папановка авылында кибет, район кулланучылар җәмгыяте автогаражына янкорма төзиләр, автогаражга газ белән җылыту кертәләр.

1996 елдан башлап 2009 елда лаеклы ялга туктаганчыга кадәр, Наилә Газнән кызы мәгариф системасына кайта – район мәгариф бүлегенә туган телләр буенча методист итеп тәгаенләнә. Әлеге вазыйфада эшләгән елларында ул район мәктәпләрендә туган телләрне укыту сыйфатын арттыруга зур өлеш кертә. Укытучыларга тиешле методик ярдәм күрсәтү, алдынгы тәҗрибә уртаклашу мәйданчыклары булдыра. Татарстан Республикасы Ютазы районы мәгариф бүлеге белән хезмәттәшлек итүгә килешү төзелә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ачык дәресләре төбәкара дәрәҗәдә үткәрелә. Сәнгатьле уку бәйгеләре, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу матур нәтиҗәләр бирә. Бу матур традиция бүгенге көндә дә дәвам итә. Мәктәпләр укучылары ул елларда туган телләр буенча республика олимпиадаларында призлы урыннарны яулыйлар.

Наилә Газнән кызының гомуми эш стажы 43 ел тәшкил итә.  Шушы барлык елларда да ул район, туган авылы җәмәгать тормышында актив катнаша. Яшьлек елларында ул пропагандист, агитатор була, аннары озак еллар Нөрәй авыл Советы хатын-кызлар советын җитәкли. Кайда гына эшләмәсен, эшенә һәрвакыт намус белән карый. Ул гадел, әдәпле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, олы ихтирамга лаек кеше. Н. Г. Габдуллина “Хезмәт ветераны” медале, “Совет кулланучылар кооперациясе отличнигы”, “Русия Федерациясенең почетлы гомуми белем бирү хезмәткәре” билгеләре, “БАССР төзелүгә 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнә.

Лаеклы ялда булса да, Наилә Газнән кызы әле дә актив, тынгысыз кеше, җәмәгатьче булып кала. Ул Татарлар конгрессы район башкарма комитеты әгъзасы, район Татарлар конгрессы үткәргән әдәби-музыкаль кичәләрдә, “Мин татарча сөйләшәм” конкурсларында һәм башка мәдәни чараларда катнаша. Шулай ук Нөрәй авыл Советы авыл биләмәсе ветераннар советы җитәкчесе булып тора. Авыл биләмәсе халкы белән Башкортстан һәм Татарстанның истәлекле, тарихи урыннарына сәяхәтләр оештыра.

Көз – табигатьнең җиргә алтын яфракларын койган, яңгырларын яудырган матур мәле, ә кешеләр бай уңыш җыеп алып, кышкы салкыннарга әзерләнә. Елның нәкъ шушы мәлендә Наилә Газнән кызы юбилей көзен каршылый. Тормыш аңа бик авыр сынаулар һәм югалтулар китерә. Сөекле улы Маратны югалта, әмма зур югалтуны кичерерлек көч таба ала. Тормыш иптәше Фәнир Габделхак улы белән 50 ел бергә гомер итәләр, аның якты дөньяны калдырып китүенә дә биш ел үтте инде. Әмма ул үзенә хас булган тормышны яратуын саклап кала алды, элеккечә актив, энергияле һәм якыннарына, дусларына, туганнарына күңел җылысын һәм изгелек өләшә. Һәр яңа туган көнгә шатланып яши. Кызы Миләүшә, кияве Ринат, оныгы Әлфия һәрвакыт янәшәсендә, аңа зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр. “Аларның көндәлек ярдәме минем тулы канлы, бай эчтәлекле тормыш алып баруыма зур терәк булып тора”, - ди Н. Г. Габдуллина. Аны шушы күркәм юбилее белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар, озын гомер телибез.

С. САФИНА, район мәктәпләре туган телләр укытучылары исеменнән.

Зилә МӘГЫЙНОВА, элекке укучысы (Нөрәй авылы):

“Яраткан укытучым, авылдашым Наилә Газнән кызын ихлас күңелдән матур юбилее белән котлыйм! Миңа һәм күпләгән укучыларына  ул һәрвакыт яраткан укытучыбыз булып кала. Акыллы сүзләре, ярдәме, яхшы киңәшләре өчен аңа зур рәхмәт. Наилә Газнән кызы -  башкалар иминлеге һәм бәхете өчен бөтен гомерен багышлаган кеше. Без аны якты уйлары, зирәклеге өчен хөрмәт итәбез, тормыш сөючәнлегенә, матурлык тудыра белүенә сокланабыз. Аңа 75 яшь димәссең дә, ул тулы канлы тормыш белән яши – терлек тота, ихата тутырып кош-корт асрый, җәен бакчасы чәчәккә күмелеп утыра. Ул һәрвакыт хәрәкәттә – кичләрен саф һавада скандинавча йөрергә чыга. Нөрәй авылы мәчетендә мөселман бәйрәмнәрендә аның Корьән сүрәләре укуын, вәгазьләр әйтүен дулкынланып тыңлыйбыз. Соңгы елларда авылдашларыбызны берләштерде – тарихи урыннарга, музейларга сәяхәтләр оештыра. Мондый сәяхәтләрдән соң тормыштагы һәр мизгелнең кадерен тагын да ныграк белә башлыйбыз”.

 

Елена Мөнир кызы ФӘРХЕТДИНОВА, Мичурин мәктәбе директоры:

“Наилә Газнән кызы Габдуллина искиткеч кеше, педагог һәм остаз. Аның турында, аның гадилеге, ихласлыгы, тирә-юньдәгеләргә ачык йөзле булуы, яратуы турында бик күп сөйләргә була. Аның белән мәктәптә дә, мәгариф бүлегендә дә эшләве җиңел булды. Наилә Газнән кызы эшлекле киңәшләр бирә, авыр хәлләрдә ярдәм итә, конфликтларны хәл итә ала. Мин һәрвакыт аның энергиясенә, оптимизмына, илһамландыра, иҗат итә, эзләнә белүенә сокланам. Аның белән аралашуы рәхәт. Наилә Газнән кызы күп матур һәм җылы сүзләргә лаек. Һәм миңа, коллегаларыма, мәктәпләр педагогларына карата кылган игелекле гамәлләре өчен аңа ихлас рәхмәтемне белдерәм. Чын күңелдән матур юбилее белән котлыйм! Бетмәс-төкәнмәс энергия, сәламәтлек, бәхетле һәм якты көннәр, шатлыклы мизгелләр, якыннары янәшәсендә озын гомер телим”.

 

Хезмәт ветераны, данлыклы ветеринария табибы Владимир Мөхәммәтсолтан улы ӘХТӘРИЕВ (Яммәт авылы):

“Мин аның укучысы һәм аны матур, сөйкемле, белемле, таләпчән, гадел итеп исемдә калдырдым. Ул бездә рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уятты, аның аша без рус һәм совет әдәбияты классиклары турында белдек һәм аларны яратып укыдык. Дәресләрдән соң ул шәхси вакытын кызганмыйча, факультатив дәресләр үткәрде, безгә китаплар укыды. Аның ярдәмендә без мәктәпне уңышлы тәмамладык һәм вузларга укырга керә алдык. Иң кызыклысы, тел белгече буларак, ул безне эш кәгазьләрен грамоталы тутырырга, гаризалар, распискалар, ышаныч язулары язарга өйрәтте. Мәктәптә алган әлеге күнекмәләр тормышта кирәк булдылар.

Авыл Советы рәисе булып эшләгәндә, Наилә Газнән кызы күп балалы гаиләбезнең (9 бала үстек) тормышы белән һәрвакыт кызыксынып торды. Шунысы хәтердә нык сакланган, әти-әниебез өй түбәсен яңартырга тотынгач, ул чагында дефицит булган шифер сатып алырга ярдәм итте. Әтиебез һәм әниебез барлык игелеге һәм игътибары өчен аңа һәрвакыт рәхмәтле булдылар! Авылдашларыбыз искә алуынча, ул район кулланучылар җәмгыяте рәисе булып эшләгәндә урындагы кибет һәрвакыт товарлар белән тулы була.

Сыйныфташларым һәм үземнең исемемнән аны матур юбилее белән котлыйм, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!”

Тирә-юньдәгеләргә яктылык һәм мәхәббәт өләшә
Тирә-юньдәгеләргә яктылык һәм мәхәббәт өләшә
Автор:Рамзиля Латыпова
Читайте нас: