+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
3 апрель 2019, 15:57

МӘХӘББӘТ ЭНҖЕСЕ.

МӘХӘББӘТ ЭНҖЕСЕ.

МӘХӘББӘТ ЭНҖЕСЕ.
Мәхәббәт ул чиксез,диңгез кебек,
Тигез түгел аның өсләре.
Дулкынланып ала, аннан тына,
Үзгәрүчән суының төсләре.
Давылланган чаклары да була,
Аямаган чагы беркемне.
Көтүчене патша итә ала,
Кол итә патшаны беркөнне.
Энҗесе бар сөю диңгезенең,
Тик ул ята төптә-тирәндә.
Таба алсаң бүләк ,сөю үзе,
Табып ал син аны биргәндә.
Гомер буе сакла бу энҗене,
Алыштырма аны бернигә.
Мәхәббәтсез, сукыр булып яшәү,
Сукыр булу бәндәңә нигә?
Сөю хас ул яше, картына да,
Бергә атлый, һәрчак юлдашы.
Сөеп яшә , әгәр булмыйм дисәң,
Читтә яткан тупас юл ташы.
Мәхәббәт ул учак, янар учак,
Сүрелмәсен ялкын, сүнмәсен.
Яңартып тор яңа хисләр белән,
Мәхәббәт энҗесе сулмасын.
Фирдат Валеев.Шаран.
17.03.2019.
Читайте нас: