+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
30 сентябрь 2019, 14:18

Көзнең ачы җилкәйләре,

Көзнең ачы җилкәйләре,

Көзнең ачы җилкәйләре,
Үзәгемне өшетә.
Белмисеңмени, җылылык
Кирәклеген кешегә?
Бераз җылы карашыңны,
Кызганмачы, кояшым,
Иркәләп назласаң иде,
Йокылардан уятып.
Кар катыш кара болытлар,
Каяндыр килеп чыга.
Бөтерелеп, усалланып,
Ачы давыл тузына.
Агачларны дер селкетә,
Телгәли үзәкләрне.
Җылы якка юл алганнар,
Казларым, үрдәкләрем.
Әллә алар зар елыйлар,
Әллә саубуллашалар.
Китәселәре килмиме,
Нигә каңгылдашалар?
Хушласасыз, елашасыз,
Барыр юлыгыз ерак.
Туып-үскән җирегезгә
Кайтыгыз кабат урап.
Илисә ӘХМӘТОВА. Ямадыбаш – Түбән Варта.
Читайте нас: