+2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
30 сентябрь 2019, 14:20
Һәр мизгелнең үз көе Көзгә кердек, берчә җылы,
Һәр мизгелнең үз көеКөзгә кердек, берчә җылы,
Һәр мизгелнең үз көе
Көзгә кердек, берчә җылы,
Берчә салкын җил исә.
Алтынсу-сары яфраклар,
Өзелә, җиргә төшә.
Бөтерелеп әйләнәләр,
Җир өстенә төшкәнче.
Гүя вальс бии алар,
Матурлыгын күрсәңче!
Табигатьнең һәр мизгелдә
Үз аһәңе, үз көе.
Әнә бит ничек бииләр,
Ишетеп көзнең көен.
Кайсы бии ялгыз гына,
Кайсыларыдыр парлы.
Табигатьнең дә бар инде,
Үз сагышы, үз зары...
Чәчәкләргә карагызчы,
Һәркайсында бер сагыш.
Чык булып яше коела,
Кагылма гына ялгыш!
Миләшләр күз явын алып,
Кызыл яулык ябынган.
Әйтерсең, иннек сөрткән кыз,
Ярын көтеп сагынган.
Алар да яулыгын чөеп,
Китәрләр кебек биеп.
Күңел күзе белән баксаң,
Һәр мизгелнең үз көе.
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Читайте нас: