+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
3 февраль 2020, 12:59

Бәхет бит ул...

ШигырьДания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.

Бәхет бит ул, дускайларым,
Таңнар атканын күрү.
Туган һәр көнгә шатланып,
Бу җиргә басып йөрү.
Бәхет – әгәр балаларың
Шатландырып торсалар,
Һәркайсы үз парын табып,
Матур оя корсалар.
Бәхет – сәйгән кешең булу,
Кадерләгән, яраткан.
Дус-туганнар янда булса ,
Хәсрәтләрең тараткан.
Бәхет, әгәр эшең булса,
Шул эшеңнән ямь тапсаң.
Ачып керер ишегең булса,
Кайдандыр арып кайткач.
Бәхет бит ул, авырмасаң,
Сәламәт булса тәнең.
Бәхет ул җирдә яшәве,
Тойсаң бу тормыш ямен!
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Читайте нас: