+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
3 февраль 2020, 12:29

Кышкы уеннар барысына да шатлык алып килде

Янәхмәт авылы “Родничок” балалар бакчасында спорт бәйрәме үтте

Янәхмәт авылы “Родничок” балалар бакчасында спорт бәйрәме үтте
Сәламәтлек – һәркемгә дә кадерле. Көчле, ныклы һәм сәламәт бала үстерү – ул әти-әниләр һәм мәктәпкәчә учреждение алдында торган төп бурычларның берсе. Бергәләп бәйрәмнәр һәм күңел ачулар үткәрү балалар белән әти-әниләрне якынайта.
“Кызыклы! Бергә! Тизрәк!” – Янәхмәт авылы “Родничок” балалар бакчасы тәрбиячеләре әти-әниләр һәм балалар белән бергә үткәргән чара нәкъ шушы девиз астында үтте.
Әлеге чараның төп максаты - кышкы уеннарга: җитезлек, төзлек, тизлек ярышларына кызыксыну үстерүгә, коллективизм һәм үзара ярдәмләшү тәрбияләүгә юнәлтелгән бурычларны гамәлгә ашырганда балаларда сәламәт яшәү рәвеше ихтыяҗлары формалаштыру.
Ярышлар башланыр алдыннан тәрбияче Р. М. Шәңгәрәева дәртле музыка астында күңелле зарядка үткәрде. Балалар һәм әти-әниләр кыш турында табышмакларга җаваплар әйттеләр, “Кем тизрәк”, “Бияләйне тапшыр”, “Күңелле пингвиннар”, “Кар йомарла”, “Хоккейчылар”, “Эх, шуабыз” һәм башка хәрәкәтле уеннар һәм ярышларда катнаштылар. Спорт бәйрәме мавыктыргыч булды, бик күңелле үтте. Балалар һәм әти-әниләр якты хис-кичерешләр алдылар. Ә балаларның шатлыклы елмаюлары – бәйрәмне оештыручыларга яхшы бүләк!
Әлеге спорт чарасында җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады – дуслык җиңде. Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр, ә балалар – татлы күчтәнәчләр алдылар.
Кышкы уеннар бәйрәме самавыр һәм тәмле кайнар коймаклар белән чәй табыны янында тәмамланды. Чәй табынын балалар бакчасы пешекчесе Л. М. Ибәева әзерләде, аңа зур рәхмәт!
Мондый чаралар балалар, әти-әниләр һәм балалар бакчасы коллективының үзара мөнәсәбәтләрен ныгыта, аларга җылылык һәм мәхәббәт өсти.
Әти-әниләргә балалар бакчасы тормышында катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез. Алга таба да бер-беребезне аңлап һәм балалар тормышын бәхетле һәм кызыклы итеп эшләүне дәвам итсәк иде.
Ю. ЛАТЫЙПОВА, Янәхмәт авылы “Родничок” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.
Чарадан күренешләр.
Читайте нас: