Көннән-көнгә ныграк сагынам.
Күпме вакыт үтеп, бүгенгәчә,
Аллам итеп һаман табынам.
Хыялларны йөгәнләп буламы,
Оча гына җәеп канатын.
Колачы киң, җиһаннарны иңли,
Хыял оча җигеп пар атын.
Мәхәббәт ул матурлыкка өнди,
Сөю килеп безне яшәртә.
Чәчәк-гөлгә күмә тормышыңны,
Кешеләрне сөю яшәтә.
Сөю уты сүнсә йөрәкләрдә,
Чәчәк атмый язын гөлләр дә.
Кояш җылысы да эретәлми,
Җаның туңса эссе көннәрдә.
Янсын әле, ялкынланып янсын.
Сөю уты безнең күңелдә.
Маяк булып янсын азаккача,
Сөю кирәк безгә бүген дә.