+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
3 февраль 2020, 13:03

ТАЛПЫНАМ ДА, КАЙТАМ ЯНЫҢА. (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

Шигырь

Туган якка кайтып йөгереп үтәм,
Тау итәген, болын буйларын.
Ак каеннар арттан карап кала,
Яшергәндәй миннән уйларын.
Су буенда яткан салкын томан,
Күтәрелә күккә куерып.
Авылымның сихри матурлыгы,
Күңелемдә кала уелып.
Мин яратам аның табигатен,
Яңгырларын,хәтта, көзләрен.
Чишмә суын эчеп туярсыңмы,
Телең йотып, бетеп сүзләрең.
Сөн буенда үскән чәчәк-гөлләр,
Күзләр карап туймас, серлеләр.
Башка җирдә юктыр алар кебек,
Бу чәчәкләр бердән берлеләр.
Иртә белән кояшны каршылыйм
Алсу таңга карыйм ышанып.
Сагышымны сөйләп чишмәсенә,
Күңелләрем кала бушанып.
Рухи байлык арта,чистарынам,
Сихәт алам һәрчак җаныма.
Авылым, син йөрәгем түрендә,
Талпынам да, кайтам яныңња.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
.
Читайте нас: