+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
3 февраль 2020, 12:38

Йолдызлар күзәткәндә

Шигырь Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы .

Айлы төндә күргәнем бар,
Йолдызлар серләшкәнен.
Күз кысышып бер-берсенә,
Оялгандай эндәшкәнен.
Күргәнем бар бер-берсенә,
Үпкәләшкән вакытларын.
Җемелдәп, янып сөйлиләр
Кайсы вакыт шатлыкларын.
Үпкәләшкән чакта исә,
Атылалар алар читкә.
Ә иптәше боегып кала,
Янындагы ташлап китсә.
Боекканын шуннан беләм,
Җемелди ул бик тә сүлпән.
Атылган – киткән йолдызын,
Әрнеп күзәтәме күктән.
И йолдызлар, сез дә шулай
Янып сөясез икән лә.
Һәм әрнисез сагышланып,
Дустыгыз ташлап киткәнсә.
Ташламагыз, атылмагыз,
Йолдыз дуслар, сезгә дәшәм.
Парлы булган чакта гына,
Матур бит ул янып яшәү!
Пышылдап кына дәшәмен,
Йолдызлар соң ишетерме?
Әнә тагын берсе атылды,
Ә ялгызы калган дусты
Башкаларны ишетерме?
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Фото интернеттан алынды
Читайте нас: