+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
10 февраль 2020, 12:03

Мавыгуы – “амигуруми” стилендәге уенчыклар

Чалмалы мәктәбе укучысы Ләйсән Кашапова яхшы укырга һәм яраткан эше белән шөгыльләнергә дә өлгерә

Чалмалы мәктәбе укучысы Ләйсән Кашапова яхшы укырга һәм яраткан эше белән шөгыльләнергә дә өлгерә
Әлеге язмамда Чалмалы мәктәбе 10 сыйныф укучысы Ләйсән Кашапова турында сөйлим. “Ләйсән” исеменең тамырлары гарәп теленнән һәм апрель аеның гарәпчә исеменнән барлыкка килгән (Ләйсәнебез апрель аенда дөньяга килә).
Табигате буенча Ләйсән бик игелекле һәм хисле кеше. Ул әрепләшергә яратмый, һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә. Сыйныф коллективында ул нәкъ шундый кеше. Эштә Ләйсән тырышлыгы белән аерылып тора.
Ул үзенең беренче грамоталары һәм дипломнарын яхшы укыганы һәм мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен ала. Ләйсән яхшы укый, шулай ук тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнә. Берничә ел рәттән ул Кече фәннәр академиясе кысаларында төрле фәннәр буенча фәнни-гамәли конференцияләрдә призлы урыннарны яулады. Быел да Ләйсән информатика буенча 2 урынны, технология буенча 1 урынны алды. Фән олимпиадаларында катнашуы күпьяклы үсешкән булуын күрсәтә.
Характеры буенча Ләйсән бик тыйнак, әмма үз сүзендә нык торучан, мавыгучан, актив кыз. Мавыгуларының берсе – ыргак белән бәйләү. Ә аңа кадәр ул “лумигуруми” техникасы белән мавыкты. Аннары әнисе һәм апасының тәкъдиме буенча бәйли башлады. Әлбәттә, шунда ук барысы да килеп чыкмый, әмма Ләйсән башлаган эшен ахырга кадәр җиткерә белә. Хәзер аның 50дән артык уенчыгы бар. Аның уенчыклары “Мин модельер”, “Осталар шәһәре” кебек эшләнмәләр конкурсларында күп тапкырлар катнашты һәм призлы урыннар алды. Моннан тыш, Ләйсән аларны туганнары һәм дусларына бүләк итәргә ярата.
Күпсанлы грамоталары аның иҗади натурасы турында сөйли. Менә әле дә мәктәптә аның “амигуруми” техникасы буенча башкарылган эшләре күргәзмәсе бара. Башлангыч сыйныфлар укучылары тәнәфесләрдә күргәзмә яныннан китмиләр, барысының да бәйләм уенчыклар, мультфильм геройларын тотып карыйсылары, алар белән уйныйсылары килә. Бу уенчыклардан уңай энергетика, өй җылысы һәм рәхәтлек бөркелә.
Менә шундый безнең Ләйсәнебез – әдәпле, тыйнак, үзенә карата хөрмәт уятучы укучы; әти белән әнисенең сөекле кызы; дәү әнисенең яраткан оныгы, апалары һәм абыйларының кечкенә сеңлесе. Хыялларыңа ирешүдә уңышлар телибез сиңа!
Л. СӘГЪДИЕВА, Чалмалы мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: