+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
17 март 2020, 13:46

ТОРМЫШ ҖИЛЛӘРЕ КЫРЫС. (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

Тормыш бит ул катлы-катлы,Күп сынаулар үтмәле.Йомгагын башта җыймалы,Аннан кабат сүтмәле.Юллары да такыр түгел,Чокыр-чакыр, сикәлтә.

Тормыш бит ул катлы-катлы,
Күп сынаулар үтмәле.
Йомгагын башта җыймалы,
Аннан кабат сүтмәле.
Юллары да такыр түгел,
Чокыр-чакыр, сикәлтә.
Белә алмыйсың, бу юллар,
Кайларга сине илтә.
Бәгырең кисеп, җанга үтә,
Кырыс ул тормыш җиле.
Кочак җәеп кочалмыйсың,
Юан бит тормыш биле.
Сынауларны җиңәм дисәң,
Баш имичә җиленә.
Тормыш белән бердәм атла,
Кулың салып биленә.
Чаган кебек каты булсаң,
Ташкын кебек ташалсаң,
Җиңеп чыгарсың барын да,
Ялкын булып яналсаң.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
фото интернеттан алынган
Читайте нас: