+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
17 март 2020, 13:24

ЯШӘҮ ДӘРТЕ АРТА ГЫНА (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

Басыламы, басылмыймы,Үткән юллар тузаны.Шул юлларда сизелмәгән,Гомеремнең узганы.Туктап та торып булмады,Хәл җыярга, гел юлда.

Басыламы, басылмыймы,
Үткән юллар тузаны.
Шул юлларда сизелмәгән,
Гомеремнең узганы.
Туктап та торып булмады,
Хәл җыярга, гел юлда.
Ачкычы гомер юлының,
Түгел шул безнең кулда.
Гомеремнең бер өлеше,
Әллә җилгә дә очты.
Ә хәзер көзгә илткәне,
Муеннан килеп кочты.
Эзләрең калса ярый да,
Үзең киткәч дөньядан.
Бушка үткән гомерләрне,
Яшәп булмый яңадан.
Туеп буламы тормыштан,
Ничә яшькә җитсәң дә.
Яшәү дәрте арта гына,
Үтәсене үтсәң дә.
Матур яшик, кадерендә,
Һәр үткән көнне тоеп.
Изгелекләреңне калдыр,
Гомер юлына уеп.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
Читайте нас: