+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
20 март 2020, 14:07

Алданабыз. (Дания ШӘРИФУЛЛИНА.)

Алданабыз. (шаяру катыш)Гомер буе алдануда,Тормыш шулай, алдалый.

Алданабыз.
(шаяру катыш)
Гомер буе алдануда,
Тормыш шулай, алдалый.
Әле һаман әйтеп тора,
"Алданасың алда әле!"
Алданабыз кешеләрдә,
"Дус " дип чишеп серләрне.
Кыйбатлы дару алабыз,
Дәвалыйм дип чирләрне.
Алданабыз кредит алып,
Яшим диеп баерак.
Һәм түлибез икеләтә,
Әллә акыл саерак.
Алданабыз кибетләрдә,
Хәтта урам чатында.
Елгыр кеше акча эшли,
Шома алдап барсын да.
Өч тиенлек әйберне дә,
Алабыз ун тиенгә.
Әй, кызык та, белә торып,
Шуңа күңел сөенә.
Мәхәббәттә алданабыз,
Мәңгелек дип ышанып.
Һәм аңлыйбыз алданганны,
Күреп читне кочканын.
Алданабыз, әмма шуннан,
Фәһем ала белмибез.
Алданганнан акланырлык,
Сәбәп кенә эзлибез.
Һич кенә дә уйламагыз,
Язу түгел зарланып.
Дөнья матур, яшик әле,
Яшәсәк тә алданып!
Дания ШӘРИФУЛЛИНА.
Читайте нас: