+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
20 март 2020, 14:40

Бер Аллаһ ташламасын! (Дания ШӘРИФУЛЛИНА.)

Бер Аллаһ ташламасын!(Уены-чыны бергә).Хәбәр килә уңнан, сулдан,Интернеттан, ватсаптан.

Бер Аллаһ ташламасын!
(Уены-чыны бергә).
Хәбәр килә уңнан, сулдан,
Интернеттан, ватсаптан.
Вирус дигән зәхмәт килә!
Бөтен халык шаккаткан.
Аптекалар бушап бара,
Битлекләр беткән күптән.
Ни эшләргә белми кеше,
Бу чирне соң кем көткән?
Әле алай гынамы соң,
Кибетләр дә бушый бит.
Халык кырылып азык ала,
Хәбәрләргә пошынып.
Чит илдән килгән язмалар,
Халыкның ушын алды.
Шуларны күреп бездә дә,
Кибетләр бушап калды.
Ярма, шикәр, тоз һәм маен,
Колбаса, бүтәннәрен.
Ташый халык, белмичә дә,
Кем күпме күтәргәнен.
Без бит инде сарык кебек,
Берсе чапса – барсы да.
Кибет тулы халык йөри,
Шунда яше, карты да.
Әле ярый кием-салым,
Яңа кирәк димиләр.
Әйтә генә күрмәсеннәр,
"Иске кием кимиләр!"
Ансына да ышанырбыз,
Без ышанучан халык.
"Паника " дигән кармакка,
Бик тиз куябыз кабып.
Ышаныргамы боларга?
Һич килми ышанасым.
Белгән догаларны укыйм,
Бер Аллаһ ташламасын!
Дания ШӘРИФУЛЛИНА.
Читайте нас: