+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
1 апрель 2020, 16:40

Талантлы кеше, оста оештыручы

Рифат Фазулла улы Хәйруллин 1988 елдан Күгәрчен Бүләк авыл клубы мөдире булып эшлиР. Ф. Хәйруллин 30 елдан артык хезмәт эшчәнлеген мәдәни-агарту эшләренә багышлады. Ул районда үткәрелгән чараларда актив катнаша, 10 елдан артык район мәдәният йорты каршындагы “Нагыштар” халык башкорт фольклор ансамленең актив әгъзасы булып тора. Ансамбль составында Бәләбәй шәһәрендә “Башкортстан - Урал энҗесе” зона фестивалендә, Стәрлетамак шәһәрендә “Ашказар таңдары” республика фестивалендә катнашты.

Рифат Фазулла улы Хәйруллин 1988 елдан Күгәрчен Бүләк авыл клубы мөдире булып эшли
Р. Ф. Хәйруллин 30 елдан артык хезмәт эшчәнлеген мәдәни-агарту эшләренә багышлады. Ул районда үткәрелгән чараларда актив катнаша, 10 елдан артык район мәдәният йорты каршындагы “Нагыштар” халык башкорт фольклор ансамленең актив әгъзасы булып тора. Ансамбль составында Бәләбәй шәһәрендә “Башкортстан - Урал энҗесе” зона фестивалендә, Стәрлетамак шәһәрендә “Ашказар таңдары” республика фестивалендә катнашты.
Рифат Фазулла улы – үз эшенең остасы, талантлы, зирәк, игелекле кеше. Аның җитәкчелегендә “Авыл бәйрәме”, “Чишмә бәйрәме”, “Исәнмесез, авылдашлар!” кебек киңкүләм чаралар, төрле истәлекле даталарга багышланган спектакльләр, кичәләр һәм концертлар үткәрелә. Ул шулай ук авыл клубы каршындагы “Җидегән чишмә” вокаль ансамбле җитәкчесе, баянда уйный.
Р. Ф. Хәйруллин үзен оста оештыручы буларак танытты, район мәдәният хезмәткәрләре һәм халык арасында лаеклы хөрмәт казанды.
Читайте нас: