+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
10 апрель 2020, 00:31

Без әле яшь диегез! (Дания ШӘРИФУЛЛИНА.)

Без әле яшь диегез! (Картайдык, дигәннәргә). Япь-яшь кенә көенчә дә, Бар "картайдык", дигәннәр.

Без әле яшь диегез!
(Картайдык, дигәннәргә).
Япь-яшь кенә көенчә дә,
Бар "картайдык", дигәннәр.
Бар шулай ук җитмештә дә,
Яшьләрчә матур елмаеп,
"Без әле яшь", дигәннәр.
Олысына аптырамыйм,
Без яшь, дигәннәренә.
Игътибарны җәлеп итеп,
Килешеп торган ыспай, матур,
Кием кигәннәренә.
Аптырамыйм йөрәгендә,
Сөю йөреткәннәргә.
Җитмештә дә дәртле басып,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Безне биеткәннәргә.
Аптырыйм бары яшьләрнең
Картайдык, диюенә.
Утыз, кырык, илле яшьтә,
Әле яшьнәп яшәр чакта,
Башларын июенә.
Картайдык, дип әйтмәгез сез,
"Без әле яшь!" - диегез.
Тирә-якка нурлар чәчеп,
Балкып - янып яшәгез дә,
Сөелегез, сөегез,
Без әле яшь, диегез!
Дания ШӘРИФУЛЛИНА.
Читайте нас: