+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
10 апрель 2020, 01:30

ИСКӘРТҮ (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

ИСКӘРТҮ Сизәсезме, адәм балалары,Алдыбызда имтихан.Бирү тәртибе мәҗбүри,Булсаң да, хәтта, син хан.Кешелек дөньясына Аллаһ,Җибәрде авыр сынау.

ИСКӘРТҮ
Сизәсезме, адәм балалары,
Алдыбызда имтихан.
Бирү тәртибе мәҗбүри,
Булсаң да, хәтта, син хан.
Кешелек дөньясына Аллаһ,
Җибәрде авыр сынау.
Качып котылырлык түгел,
Табып та булмый сылтау.
Дөньякүләм чараларда
Киеренкелек китте.
Дошманлаштыралар үзара,
Дөньяда тәртип бетте.
Кеше кешене танымый,
Тик үзенекен күрә.
Күрше күршедән көнләшеп,
Арага читән үрә.
Рәнҗедеме Җир-анабыз,
Ходаймы ачуланды?
Бүген, хәтта, чәебез дә,
Нигәдер әчеләнде.
Ата - улны, ана - кызны,
Белештермәгән замана.
Яшәргә рәт бетеп бара,
Бездә “шәп” диләр һаман.
Ахырзаманга җиттекме,
Җитеп үк бетмәдекме?
Җирдә яшәрлек чамадан,
Узып ук китмәдекме?
Чамадан чыкмасыннар дип,
Аллаһ катгый кисәтте.
Барысы аңларлык телдә,
Бармак төртеп искәртте.
Коронавирус бик куркыныч,
Күпләрне бәреп екты.
Патша белән ялчысын да,
Ул бер арбага җикте.
Бу хәлдән ничек чыгарбыз,
Кайберәүләр чыгалмас.
Кешеләрчә бердәм булсак,
Бәлкем әле егалмас.
Түземлеккә көч табалсак,
Сынауны да үтәрбез.
Кадерен белеп якты көннең,
Гөрләп яшәп китәрбез.
Матурлыкның ямен күреп,
Яшәргә язса икән!
Яманлыкның урынына,
Яктылык басса икән!
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
фото интернеттан алынган.
Читайте нас: