+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
10 апрель 2020, 01:24

НАЗГА КҮМЕЛЕР ҖИР ДӘ (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

НАЗГА КҮМЕЛЕР ҖИР ДӘ Җилгә каршы атлаганда,Башыңны аска имә.Зарланма бүгенге көнгә,Миңа да кыен димә.

НАЗГА КҮМЕЛЕР ҖИР ДӘ
Җилгә каршы атлаганда,
Башыңны аска имә.
Зарланма бүгенге көнгә,
Миңа да кыен димә.
Сабыр гына түзә дә бел,
Авырлыклар да үтәр.
Иртә таңда кояш чыгып,
Безнең турга да җитәр.
Иркен сулап тын алырбыз,
Куркыныч сырхау үтәр.
Дөнья тулы бар яманлык,
Чир белән бергә китәр.
Үзгәрер әле тормыш та,
Кешеләр белән бергә.
Түзин инде, түзик бераз,
Наз килер әле Җиргә.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
фото интернеттан алынган.
Читайте нас: