-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
10 апрель 2020, 00:39

Шигъри күңел. (Дания ШӘРИФУЛЛИНА.)

Шигъри күңел. Күпләр миңа шундый сорау бирә: "Ничек итеп шигыръ язасың? Иҗатыңа нәрсә илһам бирә, Кайдан матур сүзләр табасың?"

Шигъри күңел.
Күпләр миңа шундый сорау бирә:
"Ничек итеп шигыръ язасың?
Иҗатыңа нәрсә илһам бирә,
Кайдан матур сүзләр табасың?"
Шигырь язар өчен илһамны,
Дуслар, тормыш үзе бирә ул.
Безнең күңел шундый, бу дөньяның,
Агын, карасын да күрә ул.
Шигъри күңел бит ул үтә хисле,
Һәм шулай ук нечкә кылдан да.
Кирәк аңа бик сак кагылырга,
Кылын чиртеп, моңын тыңларга.
Матурлыкны күрә андый күңел,
Явызлыкка каршы көрәшә.
Ап-ак биткә сәйлән итеп тезеп,
Шигъри гөлләмәләр өләшә.
Каләм тибрәтүче диләр безне,
Әйе, түгел без чын шагыйрьләр.
Әмма бераз бардыр уртаклык та,
Юкса, тумас иде шигырьләр.
Әйдә, языйк әле, тусын шигырь,
Димәсеннәр, син бит шагыйрь түгел.
Шагыйрь булмасак та - охшашлык бар,
Охшашлык шул - чөнки шигъри күңел!
Дания ШӘРИФУЛЛИНА.
Читайте нас: