+20 °С
Облачно
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
9 Апреля 2020, 20:53

Яз ул үзе сихри бер мизгел(Вәзидә ӘХТӘРИЕВА. Тархан авылы.)

Яз ул үзе сихри бер мизгелЯз ул үзе сихри бер мизгел,Һәрбер җанның уята хисләрен,Күңелләрдә дәрт кабыза,Карап тормый картын, яшьләрен.

Яз ул үзе сихри бер мизгел
Яз ул үзе сихри бер мизгел,
Һәрбер җанның уята хисләрен,
Күңелләрдә дәрт кабыза,
Карап тормый картын, яшьләрен.
Менә тагын җиргә язлар килде,
Алтмыштан да артты язларым.
Язлар саен көтә җаным,
Тоя алмаган кайнар назларын.
Кошлар булып һаваларда оча,
Эзли күңелем кунар талларын.
Күңелләрне бикләп куеп булмый,
Күпме калган алда язларым.
Ераклардан очып кошлар кайта,
Шуңа күңелем чиксез сөенә.
Яз ул үзе сихри бер мизгел,
Яз назында калыйк мәңгегә.
Вәзидә ӘХТӘРИЕВА. Тархан авылы.
фото интернеттан алынган.
Читайте нас