+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
12 Май 2020, 15:58

ҮТКӘЧ КЕНӘ АҢЛЫЙБЫЗ. (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

Һаман аңлап бетермибез, Бүгенгенең кадерен. Аңлаганда соң була шул, Якынайгач каберең. Үткәч кенә барып җитә,

Һаман аңлап бетермибез,
Бүгенгенең кадерен.
Аңлаганда соң була шул,
Якынайгач каберең.
Үткәч кенә барып җитә,
Бәһасы үткәннәрнең.
Югалткач кына беләбез,
Кадерен киткәннәрнең.
Ник ваемсыз икән кеше,
Мәңгелек түгел беркем.
Гомернең мизгел икәнен,
Белерсең әле бер көн.
Барып җиткәндә аңларбыз,
Үткәннәр генә кайтмый.
Гомер көзенә кергәндә,
Яшьлекнең таңы атмый.
Бүген яшә тәмен тоеп,
Көнең зая узмасын!
Сәламәтлегеңне сакла,
Какшамасын, тузмасын!
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
фото интернеттан алынган.
Читайте нас: