+2 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
12 Май 2020, 16:05

Тукай салган нигезен (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы. )

Тукай, Кырлай, балачактан,Хәтергә сеңеп калган.Җен-пәриләр, шүрәлеләр,Әллә чын, әллә ялган?Үскәндә ышанып үстек,Әле дә ул чын сыман.Шүрәле бармагын кыскан,Имәне дә чын имән.

Тукай, Кырлай, балачактан,
Хәтергә сеңеп калган.
Җен-пәриләр, шүрәлеләр,
Әллә чын, әллә ялган?
Үскәндә ышанып үстек,
Әле дә ул чын сыман.
Шүрәле бармагын кыскан,
Имәне дә чын имән.
Минем балачагым да чын,
Шүрәлеләре белән.
Тукай язган әкиятләрнең,
Чын икәнен дә беләм.
Телемә дә нигез салган,
Күрсәтеп тел байлыгын.
Телен белмәгән татарның,
Күңеленең сайлыгын.
Теле барның иле дә бар,
Ә телсез халык - илсез.
Телсез, илсез булганнарның,
Тарихы да билгесез.
Телемнең бөеклеген дә,
Тукайдан отып алдым.
Шытсын диеп күңелемә,
Оеткы итеп салдым.
Тукай теле, ана телем,
Горур татарның теле.
Телен саклап үскән җире,
Шул татарларның иле.
Телем аша аңладым мин,
Ачтым дөнья серләрен.
Көндәлек тормыштан табып,
Яулап бәхет үрләрен.
Телеңне югалтма татар,
Телсез, кояшың батар!
Онытма бер хакыйкатьне,
Син бөек, горур, татар!
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
Читайте нас: