+12 °С
Облачно
Тат
Рус
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
12 Мая 2020, 10:49
ЯЗ ЯЗЛЫГЫН ИТӘР УЛ! (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы. )
Елның барлык мизгелләре, Бер “фурмы”га әйләнде. Кышы көздән аерылмый, Яз шул җепкә бәйләнде.
Добавить в предпочтительные источники Google
Елның барлык мизгелләре,
Бер “фурмы”га әйләнде.
Кышы көздән аерылмый,
Яз шул җепкә бәйләнде.
Апрель азагына җиттек,
Көн аралаш кар ява.
Урамга чыгып та булмый,
Сулап булмый саф һава.
“Бәхет” килсә килә бит ул,
Килә, бар да өелеп.
Карантинда ята халык,
Ята эшсез, көенеп.
Бакчага да кереп булмый,
Җирдән су саркып тора.
Кәефне кырып шыксызлык,
Иртәне кичкә бора.
Төшенкелеккә бирелмик,
Яз язлыгын итәр ул.
Майга, Хезмәт бәйрәменә,
Шыксыз көннәр үтәр ул.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
фото интернеттан алынган.
Читайте нас
вк
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"