+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
17 июнь 2020, 14:16

Хәбәрсез югалганнар.( Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы).

Ватанны сакларга дигәч, Читләргә юл алганнар. Күпләреннән хәбәр килгән: "Хәбәрсез югалганнар ...".

Ватанны сакларга дигәч,
Читләргә юл алганнар.
Күпләреннән хәбәр килгән:
"Хәбәрсез югалганнар ...".
Аерды сугыш барсыннан,
Өметтән, хыяллардан.
Сандык төпләрендә кәгазь:
"Хәбәрсез югалганнар ...".
Әрнеп көтте тол хатыннар,
Күзен алмый юллардан.
"Мөмкинме соң ышанырга,
Ул, хәбәрсез югалган?
Күпме сабый үсте татып,
Ятимлекнең ачысын.
Күлләр булыр иде, җыйсаң,
Аларның яшь тамчысын!
Кайларда ятып калдыгыз,
Картәтәйләр, бәгырьләр?
Тапталмыймы, кадерсезләп,
Кайда сезнең каберләр?
Җиңү белән кайтырбыз, дип
Өметтә юл алганнар.
Сез мәңге исән, хәтердә,
Хәбәрсез югалганнар!
(Әнкәйнең әтисе, минем картәтәй, Лотфулла Гайнанов 1941 елда сугышка китә хәм хәбәрсез югала).
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Читайте нас: