+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
17 июнь 2020, 14:06

САЛАВАТ УЛ - ЧЫН ИР-АТ (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

Язлар җиткәч, сабантуйда,Сынала бит чын ир-ат.Гомер буе сынатмады,Сабантуйда Салават.

Язлар җиткәч, сабантуйда,
Сынала бит чын ир-ат.
Гомер буе сынатмады,
Сабантуйда Салават.
Күпме көрәштә җиңгәндер,
Шаранда, тирә-якта.
Татарстаннарга барып,
Җиңү яулап яшь чакта.
Хәзер инде шәкертләре,
Яулый биек үрләрне.
Дөнья күләмендә җиңеп,
Күпме батыр ирләрне.
Җанын-тәнен биреп эшли,
Ул бүген зур җитәкче.
Шараныбызда спортны,
Зур җиңүгә илтмәкче.
Хөрмәт яулады Салават,
Тырыш хезмәте белән.
Таләпчән, шул ук вакытта,
Ягымлы кеше белән.
Ике улы үзе кебек,
Көрәшчеләр, батырлар.
Югары белемгә ия,
Акыллы һәм тапкырлар.
Якты бәйрәмендә бүген,
Котлый аны барсы да.
Тик изге теләкләр генә,
Тели яше, карты да.
Мең яшә син иминлектә,
Туктап калма, иртәрәк!
Тынычланып ял итәрсең,
Яшәп, йөзгә җитәрәк!
(Салават Хөсәеновка)

Фирдат ВӘЛИЕВ.
Иске Теләүле авылы.
Читайте нас: