+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
29 июнь 2020, 03:14

Үз куллары белән тактиль китап

Шаран районы укучысы инвалид балалар арасында “Батырлыкка йөрәгең белән кагыл” Республика иҗат конкурсында 1 урынны яуладыСукырлар өчен махсус республика китапханәсендә инвалид балалар арасында “Батырлыкка йөрәгең белән кагыл” Республика иҗат конкурсында җиңүчеләрне Zoom платформасында читтән торып конференц-элемтә ярдәмендә онлайн бүләкләү тантанасы узды.Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды, тормыш эшчәнлеге чикләнгән балаларда китап укуга ихтыяҗ формалаштыру һәм китап уку активлыгын арттыру максатларында үткәрелде. Конкурсны Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырды.

Шаран районы укучысы инвалид балалар арасында “Батырлыкка йөрәгең белән кагыл” Республика иҗат конкурсында 1 урынны яулады
Сукырлар өчен махсус республика китапханәсендә инвалид балалар арасында “Батырлыкка йөрәгең белән кагыл” Республика иҗат конкурсында җиңүчеләрне Zoom платформасында читтән торып конференц-элемтә ярдәмендә онлайн бүләкләү тантанасы узды.
Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды, тормыш эшчәнлеге чикләнгән балаларда китап укуга ихтыяҗ формалаштыру һәм китап уку активлыгын арттыру максатларында үткәрелде. Конкурсны Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырды.
Конкурс 2020 елның 1 мартыннан 15 маена кадәр үтте һәм конкурс материалларын кабул итү, конкурска бирелгән материалларга жюри бәяләве һәм җиңүчеләр, катнашучыларны бүләкләү онлайн-тантанасын үз эченә алган берничә этаптан торды.
БР мәдәният министры Р. Р. Алтынбаев конкурсантларга онлайн режимда сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул үз илеңнең тарихын белү һәм балаларны иҗат процессына җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Конкурста катнашучыларны онлайн-конференция режимында “БР Язучылар берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе З. А. Әлибаев, БР Уфа шәһәр округы үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы муниципаль бюджет учреждениесе директоры А. З. Юнысова да котлады. Конкурста республиканың 40 шәһәр һәм районнарыннан гомумбелем бирү һәм коррекция учреждениеләрендә укучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 7дән 18 яшькә кадәрге 80нән артык бала катнашты.
Шаран районыннан Тимур Минеев “Сугышның изге битләре” номинациясендә конкурс җиңүчесе булды. Ул әнисе Ольга Владимировна белән бергә кулдан тактиль китап ясап, почетлы 1 урынны яулады. Җитәкчесе – үзәк район балалар китапханәсе мөдире Л. Г. Агапитова М. Төхвәтшин исемендәге сукырлар өчен махсус республика китапханәсе Рәхмәт хаты алды.
Кызганычка каршы, тантана, хәзерге вакыт шартларын исәпкә алып, онлайн режимда үтте. Онлайн тантана барышында 28 санлы коррекцияле гомумбелем бирү мәктәп-интернаты тәрбияләнүчеләре башкаруында рус һәм башкорт авторлары шигырьләре һәм көенә музыкаль номерлар яңгырады.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Тимур Минеевның кулдан эшләнгән китабы.
Читайте нас: