+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
19 август 2020, 15:29

Яхшы белгеч

Л. А. Трофимова 1995 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Дүртөйле авылы фельдшер-акушерлык пунктында эшлиТумышы белән ул күрше Бакалы районыннан, 1988 елда Октябрьский шәһәре медицина училищесын тәмамлый. 1992 елда кияүгә чыга һәм Дүртөйле авылында яши башлый.Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Л. А. Трофимова Укияз һәм Дүртөйле авылларын хезмәтләндерә – барлыгы 500гә якын кеше – алар кечкенә балалар, укучылар, урта һәм өлкән яшьләрдәге кешеләр.

Л. А. Трофимова 1995 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Дүртөйле авылы фельдшер-акушерлык пунктында эшли
Тумышы белән ул күрше Бакалы районыннан, 1988 елда Октябрьский шәһәре медицина училищесын тәмамлый. 1992 елда кияүгә чыга һәм Дүртөйле авылында яши башлый.
Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Л. А. Трофимова Укияз һәм Дүртөйле авылларын хезмәтләндерә – барлыгы 500гә якын кеше – алар кечкенә балалар, укучылар, урта һәм өлкән яшьләрдәге кешеләр. Профилактик прививкалар, патронаж ясау, авырлы хатын-кызлар белән эшләү, табиб билгеләве буенча һәртөрле процедуралар, беренче медицина ярдәме күрсәтү, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә, өлкәннәр белән эш урыннарында профилактик эш аның турыдан-туры хезмәт бурычларына керә.
Лилия Анатольевна югары квалиция категориясенә ия, яхшы белгеч, эшен чиксез ярата. Пациентларга һәрвакыт ягымлы һәм игътибарлы. Кешеләр аңа ышаналар, аны хөрмәт итәләр.
Дүртөйле авылы аның кече туган иленә әйләнеп кенә калмады, ә гаилә бәхете һәм кешеләргә сәламәтлек бүләк итү омтылышы тапкан урын да.
- Лилия Анатольевна – җаваплы, җиңел аралаша торган кеше, фельдшер буларак хезмәт бурычларына бик җитди карый һәм чиктән тыш пөхтә. Ул шулай ук активист та, һөнәри осталык конкурсларында уңышлы чыгыш ясый, - ди Л. А. Трофимова турында үзәк район дәваханәсе өлкән фельдшеры З. Р. Җиһаншина.
Медицина өлкәсендәге күпьеллык хезмәте һәм халык сәламәтлеген ныгыту эшенә зур өлеш керткәне өчен Дүртөйле авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Л. А. Трофимова үзәк район дәваханәсе, Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе, муниципаль район хакимияте мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Юрий Трофимов белән бергә алар өч кыз тәрбияләп үстерделәр, оныклары бар. Олы кызы Олеся тормышка чыкты, Светлана эшли, кече кызлары Анастасия 6 сыйныфка күчте.
Шушы көннәрдә Лилия Анатольевна алтын юбилеен билгеләде. Аны гомеренең шушы матур бәйрәме белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар, гаилә иминлеге телибез!
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас: