+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
5 сентябрь 2020, 15:58

Вакыт белән исәпләшмичә эшли

Р. С. Бәдретдинов хезмәт биографиясен игелекле ветеринария һөнәренә багышлыйРавил Сәрвәретдин улы тумышы белән Шаранбаш Кенәз авылыннан. Шафран авылы 81 санлы һөнәр училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң Мичурин совхозы Шаранбаш Кенәз товарлыклы-сөтчелек фермасында ветеринария фельдшеры булып эшли башлый, 2004 елдан Р. С. Бәдретдинов – Мичурин ветеринария участогы ветеринария фельдшеры.

Р. С. Бәдретдинов хезмәт биографиясен игелекле ветеринария һөнәренә багышлый
Равил Сәрвәретдин улы тумышы белән Шаранбаш Кенәз авылыннан. Шафран авылы 81 санлы һөнәр училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң Мичурин совхозы Шаранбаш Кенәз товарлыклы-сөтчелек фермасында ветеринария фельдшеры булып эшли башлый, 2004 елдан Р. С. Бәдретдинов – Мичурин ветеринария участогы ветеринария фельдшеры. 2010 елдан ул район ветеринария станциясенә ветеринария фельдшеры булып күчә. 2019 елның маеннан Мичурин ветеринария участогы мөдире булып эшли.
Мичурин ветеринария участогы хезмәтләндерү зонасына бер-берсеннән 5-15 км ераклыкта урнашкан 26 торак пункт керә. Ветеринария участогы белгечләре һәр елны эпизоотик иминлек чаралары планын сыйфатлы һәм вакытында үтиләр, терлекләрнең йогышлы чирләр белән авыру очраклары юк.
Бер үк вакытта шәхси эшкуар Л. Г. Әхмәдиев, ШЭ Т. Ф. Закиров хуҗалыкларын хезмәтләндерәләр, аларда мөгезле эре терлекләр саны 93 баш, атлар – 100 баш, сарыклар һәм кәҗәләр – 54 баш тәшкил итә.
Равил Сәрвәретдин улы аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау буенча массакүләм чаралар үткәрүдә актив катнаша. Зур практик эш тәҗрибәсе булу нәтиҗәсендә ул дөрес диагноз куя һәм терлекләрне яхшы дәвалый. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны ясалма орлыкландыруны үзләштерүдә Р. С. Бәдретдиновның роле зур. 2014 елда ул ясалма орлыкландыручыларның республика конкурсында катнаша һәм 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнә. БР Шаран районы ветеринария станциясе Мичурин ветеринария участогы “Башкортстан Республикасының иң яхшы ветеринария учреждениесе” конкурсында “Иң яхшы ветеринария участогы” номинациясендә икенче урынны алды һәм акча сертификаты белән бүләкләнде, аннары аңа ветеринария участогы өчен яңа автомобиль сатып алынды.
Равил Сәрвәретдин улы кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт үз эшенә тирән бирелгәнлеге белән аерылып тора. Ул үзенә ышанып тапшырылган эшкә җаваплы карый, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә. Мичурин ветеринария участогында ветеринария фельдшеры булып эшләүче тормыш иптәше Анфиса Фәнис кызы белән өч бала тәрбиялиләр.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Ирле-хатынлы Бәдретдиновлар эш урыннарында
Читайте нас: