+23 °С
Облачно
Тат
Рус
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
30 Сентября 2020, 09:10
Бәхет гөлем (Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.)
Бәхет гөлем бөреләнгән,Ачар ул чәчәкләрен.Шул чәчәктәй матур булсын,Алда киләчәкләрем.
Бәхет гөлем бөреләнгән,
Ачар ул чәчәкләрен.
Шул чәчәктәй матур булсын,
Алда киләчәкләрем.
Ап-ак чәчәк ачылыр тиздән,
Ямьләнер тәрәз төбем.
Ак чәчәктәй якты булсын,
Киләсе һәрбер көнем.
Иртә белән сулар сибәм,
Иркәләп гөлләремне.
Бәхетләрдә үткәрсәмче,
Киләсе көннәремне!
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"