+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
30 сентябрь 2020, 13:58

БӘХЕТНЕҢ БИТ ТӨБЕ ЮК. (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

Яктылыкны күреп туймам,Яшем йөзгә җитсә дә.Язгы ташкында кар суы,Чүлгә агып китсә дә.Матурлык күреп сокланам,Көн дә аны күрсәм дә.

Яктылыкны күреп туймам,
Яшем йөзгә җитсә дә.
Язгы ташкында кар суы,
Чүлгә агып китсә дә.
Матурлык күреп сокланам,
Көн дә аны күрсәм дә.
Сусап яшим гомер яшен,
Инде көзгә керсәм дә.
Яшәлгән яшь аз тоела,
Хәтта бик картына да.
Ходайдан сорый,озайт дип,
Аз гына тартына да.
Бәхет күп була алмый ул,
Ничекләр яшәсәң дә.
Барыбер, яшисе килә.
Ашыйсын ашасаң да.
Дөнья ямьле, дөнья матур,
Гүзәллекнең чиге юк.
Тула алмый беркайчан да,
Бәхетнең бит төбе юк.
Ямен күреп яшим әле,
Кадерендә һәр көннең.
Тормыш тәмен тояр өчен,
Көче җитсен һәркемнең.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
Читайте нас: