+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
30 сентябрь 2020, 14:02

БАР ДА КАЛА. (Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.)

Исән чакта аңламыйбыз,Әйтерсең без үлемсез.Ник кешеләр була икән,Яшәгәндә күремсез.

Исән чакта аңламыйбыз,
Әйтерсең без үлемсез.
Ник кешеләр була икән,
Яшәгәндә күремсез.
Мал җыябыз гомер буе,
Ә байлык җитми икән.
Кемнәрне гомер азагы,
Бакыйлык көтми икән.
Җыелган бар байлыгыбыз,
Ике метр җиргә тиң.
Аңламыйбыз исән чакта,
Нәфсенең колачы киң.
Күпме гөнаһка керәбез,
Шул нәфсе аркасында.
Белмибез бит,әҗәл безнең,
Күлмәкнең якасында.
Байлык куып дошман арта,
Дус-туганнарың кими.
Байлык арта, сазга тарта,
Баш кына күккә тими.
Күпме җыйма комсызланып,
Барыбер бездән кала.
Әҗәл карамый байлыкка,
Барын да тартып ала.
Аңлыйк шуны исән чакта,
Җирдә яшәү бер мизгел.
Төн дә көнне алыштыра,
Кояш та елмаймый гел.
Фирдат ВӘЛИЕВ. Иске Теләүле авылы.
Читайте нас: