+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
30 сентябрь 2020, 15:39

Бисмиллалы ашлар тәмле була (Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.)

Бисмиллаңны кушып пешер ашың,Өлкәннәр бит шулай өйрәтте.Ни пешерсәм, бисмилланы кушам,Бу сүз сеңгән аңга, йөрәккә.

Бисмиллаңны кушып пешер ашың,
Өлкәннәр бит шулай өйрәтте.
Ни пешерсәм, бисмилланы кушам,
Бу сүз сеңгән аңга, йөрәккә.
Ашың тәмле булган, дигәннәргә,
Бисмилланы куштым, шуңа дим.
Шушы сүзне әйтеп юлга чыксам,
Юлларым да һәрчак уңа дим.
Ашыкканда кайчак онытыла,
Һәм ашым да тәмсез тоела.
Андый чаклар сирәк, бисмилланы,
Кабатлыйбыз гомер буена.
Бер тылсымы бардыр шушы сүзнең,
Башланган эш хәтта уңышлы.
Иртәләрне Бисмилла дип башлау,
Халкыбызның матур булмышы!
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Фото интернеттан алынган.
Читайте нас: