Әнкәй белән күрше карчыгы.
Күрше әби әйтә: “Барысын да,
Минем инде соңгы көзем монсы,
Белмим, күпме калган гомерем.
Берүк инде, яхшылап озатырсыз,
Монсы минем соңгы гозерем”.
Юатырдай инде сүзем бетте,
“И, интекми генә китсәм иде,
Ходай үзе бирсен әмәлен”.
Тик шулай да сөеп әйтеп куйдым,
“Бәлки әле быел үлмәссең?
Кемгә күпме калган яшисе,
Гомерне бит аны белмәссең”.
“Юк, юк, булды, инде артык китте,
Күрәсемне күреп бетердем.
Тик менә бит әҗәл генә килми,
Никтер мине озак көттерде”.
Нуры сүнеп барган күзләреннән,
Тамды газиз бер яшь тамчысы.
Йөрәк сыкрап куйды, шушыдыр ла,
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.