+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ХАЛЫК ОСТАЛАРЫ
30 сентябрь 2020, 14:21

Ипекәйләр булсын табыннарда (Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.)

Ипекәй салдым! Шушы ике сүзне,Ишетеп үстек бит без үскәндә.Урамнарга хуш ис тарала иде,Мичтә ипекәйләр пешкәндә.

Ипекәй салдым! Шушы ике сүзне,
Ишетеп үстек бит без үскәндә.
Урамнарга хуш ис тарала иде,
Мичтә ипекәйләр пешкәндә.
Кайнар икмәк өстенә ак май ягып,
Чәйләр эчү үзе бер шатлык.
Хәзер иренәбез. Ипекәй салмый,
Җайлаштык шул, алабыз сатып.
Колмак, чүпрә дигән сүзләрне дә,
Бала-чага хәзер аңламый.
Алай гынамы соң, тәм-том кирәк,
Ипекәйне күбесе санламый.
Гаилә ишле түгел, ә шулай да.
Колмак җыеп, чүпрә кайнатам.
Ипекәй пешкәч, теләк тели тели,
Чәй эчәбез тәмләп, каймаклап.
Онытмадым, онытмыйбыз әле,
Ипекәйне салам бүген дә.
Түп-түгәрәк икмәк өстәлемдә,
Хатирәләр – күңел төбендә.
Дания ШӘРИФУЛЛИНА. Ямадыбаш авылы.
Читайте нас: